Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргыз хатыны, динен яклап, яулыгын салдырырга маташкан полицейский белән сугышкан

news_top_970_100
Кыргыз хатыны, динен яклап, яулыгын салдырырга маташкан полицейский белән сугышкан
BAZA Телеграм-каналы

Мәскәүдә полиция бүлегендә Кыргызстаннан килгән хатын-кызның яулыгын салдырырга теләгән капитан тән җәрәхәтләре алган. Хатын-кыз яулыгын дини карашлары аркасында салудан баш тарткан. Бу хакта BAZA «Телеграм» каналы яза.

13 февральдә Асел Кадырованы полиция наряды Головинский районы буенча бүлеккә алып килә. Хатын-кызның регистрациясе булмаган.

Бүлектә 33 яшьлек хатын-кызның бармак эзләрен алалар һәм фотога төшерәләр. Анда капитан Чаплыгина Кадыровадан яулыгын салуны таләп итә. Хатын-кыз яулыгын салудан баш тарта. Шуннан соң Чаплыгина яулыгын башыннан алып ташлар өчен аңа үрелә, Асел берничә мәртәбә капитанга суга, тырный, погоннарын өзеп төшерә. Бүлеккә хәтта «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килә. Табиблар Чаплыгинаның уч төбендә берничә тырналган урын, гематома булуын ачыклый.

Асел Кадыровага административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Исламофобия
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100