Кыргый җәнлекләр кешедән ризык алган очракта торак пунктларга керә һәм кешеләр янына чыга башлый. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Дәүләт Думасының экология, табигать ресурслары һәм тирә-юньне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, зур шәһәрләрдә төлкеләр һәм бистәләр тирәсендә аюлар барлыкка килү кешеләрнең киек җанварларны ашатуына бәйле.
Мондый «ярдәм» еш кына җәнлекләргә зыян сала, дигән депутат. Кешеләр аларга туры килми торган азык бирә, һәм ул алга таба җәнлекне һәлак итәргә мөмкин. Бурматов сүзләренчә, мондый гамәлләрне игелек дип атап булмый, чөнки алар кыргый табигатькә турыдан-туры зыян сала.
Моннан тыш, җәнлекләрне даими ашатып тору аларда азыкны мөстәкыйль эзләп табу мотивациясен бетерә, дигән депутат. Мәсәлән, бер тапкыр чүплектә азык табып ашаган аюлар урманга әйләнеп кайтудан туктый, дип аңлаткан ул.
Әгәр азык чыганагы юкка чыга, мәсәлән, санкцияләнмәгән чүплек бетерелә икән, җәнлекләр азыкны торак пунктларда эзли башлый, коймалар аша шәхси территорияләргә керә.