Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырау төшсә, бакча җиләген кычыткан белән терелтү ысулы

news_top_970_100
Кырау төшсә, бакча җиләген кычыткан белән терелтү ысулы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кырау төшү бакча культураларына җитди зыян салырга мөмкин. Хәтта аз гына минус температуралар да алар өчен көчле стресс була. Мәсәлән, ачык туфракта үсә торган бакча җиләге язын температура уйнауга бик сизгер, һәм аның чыдамлылыгы үсеш стадиясенә бәйле. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы яза.

  • Яфраклары кырауга чыдам: температураның -10 градуска кадәр төшүенә чыдый ала.
  • Чәчәк бөреләре салкынга тизрәк бирешә һәм температура -6 градустан түбән булганда зарарлана ала.
  • Чәчәк бөреләре салкынга сизгер һәм температура -2 градустан түбән булганда үлә.
  • Ачылган чәчәкләре тагын да нәзберек, алар бары тик -1 градуска гына түзә.
  • Җиләк җимшәннәре көчле булмаган суыкка, -4 градуска кадәр түзә.
  • Кыш чыккан сәламәт куаклар салкынга чыдамрак һәм -8..-10 градус температурага чыдый.

Салкыннарның кире кайту куркынычы булса, чәчәк атып утырган җиләк түтәлләрен капларга кирәк. Бу – уңышны саклап калырга булыша. Әмма моны эшләргә өлгермәгән кешеләр өчен уңышны саклап калырга булыша торган бер киңәш бар.

Бакчачы Любовь Ледвянкина бакча җиләге куакларын терелтү өчен кычытканнан ашлама кулланырга киңәш итә. Моның өчен вак итеп туралган 2 кг кычытканны 10 литр суга салып болгатырга һәм берничә көн төнәтергә кирәк. Соңыннан шушы эремәне 1:5 исәбеннән су белән кушып болгаталар.

«Мондый ашлама тамыр системасын активлыгын арттыра һәм җиләк куаклары үсешенә уңай тәэсир итә. Кычыткан төнәтмәсенең әчү процессында углекислый газ бүленеп чыга, ул исә куакның яшел өлешенең үсешен тизләтә», – дигән бакчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100