
Агач үсентеләре утырту – җаваплы этап, аларның тернәкләнеп һәм алга таба үсеп китүе дә шуңа бәйле. Яшь агачлар яхшы тамырлансын һәм актив үссен өчен, һава һәм туфрак температурасын, шулай ук һава торышы шартларын исәпкә алып, дөрес вакыт сайларга кирәк. Агач үсентеләре утырту өчен киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.
Үсентеләрне кайчан утырту яхшырак?
Утырту вакыты климатик зонага бәйле. Үзәк өлкәләрдә язын апрельдә – май башында, көзен октябрь башында утырталар. Россиянең көньягында мартта – апрель башында һәм сентябрь ахыры – октябрь башында. Кышлар салкын була торган төбәкләрдә бары тик язын утырту гына киңәш ителә – бу май ахыры, июнь башы.
Язын үсентеләрне туфрак эрегәч, әмма бөреләр ачылганчы утырталар. Көзен исә, яфраклар коелып беткәч, әмма тотрыклы салкыннар башланганчы.
Көндез һава температурасы +5..+15 градус чамасы торганда үсентеләр утырту өчен уңай вакыт санала. Туфрак утырту тирәнлегендә – 30 сантиметрда – +8...+10 градуска кадәр җылынырга тиеш.
Кырау төшкәндә агач утыртырга ярыймы?
«Кырау төшә торган вакытта утырту киңәш ителми: төнге кыраулар (-2 градуска кадәр) яшь тамырларны һәм шытымнарны (бигрәк тә нәзберек сортларда – шәфталу, абрикос, төче чия) зарарларга мөмкин. Ә иртәнге кыраулар үсенте тукымаларының дымын суыра һәм үсентене үтерергә мөмкин», – дип сөйләгән Ставрополь ботаника бакчасы директоры, доцент, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Владимир Кожевников.
Әгәр инде утыртканнан соң көннәр суытса, үсентеләрнең кәүсәләре тирәсен мульча белән җылытырга кирәк. Бу – торф, пычкы чүбе, компост булырга мөмкин. Кәүсәләрне агроҗепсел (агроволокно) яки киндер тукыма белән урарга кирәк. Бик көчле салкыннар куркынычы булганда, вакытлыча каплап торырга була, дип киңәш иткән белгеч.