news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырау төшкән үсемлекләрне ничек терелтеп була - ике ысул өшегән үсемлеккә җан өрә ала

news_top

Кырау төшү сәбәпле зыян күргән үсемлекләрне ничек терелтергә? Бу хакта «Башкортостан» гәзитенә бакчачы Фәридә Зәйнуллина сөйләгән.

1. Бакчага үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчә өчен дә, җиләк-җимеш культуралары өчен дә кулай: 10 литр суга 1 грамм исәбеннән янтарь (гәрәбә) кислотасы,10 литрга 2 миллилитр «Эпин Экстра» яки 10 литрга 100 миллилитр «Стимул». Эшкәрткәннән соң үсемлекләрне кояш яндырмавын хәл итегез, күләгә булдырыгыз. Зыян нык булса, 5-7 көннән шул ук состав белән тагын эшкәртегез.

2. Үсентеләрне тукландырыгыз. Җир өстендәге өлеше мөмкин кадәр тизрәк терелсен өчен, азот бирегез. Минераль ашлама – 10 литрга 20 грамм исәбеннән мочевина, нитрофоска, аммиак селитрасын, шулай ук органика – кош тизәген (1:20 исәбеннән), сыер тизәген (1:10 исәбеннән) кулланырга мөмкин.

Өшегән үсемлекләр бераз артка калачак, әмма яхшы тәрбияләгәндә, күтәрелеп китәчәк һәм барыбер уңыш бирәчәк, ди тәҗрибәле бакчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар