Зөбәйдә институтта идән юучы, ә Фирзәр Фәритович – укытучы, доцент булып эшли. Әлбәттә, ул өйләнгән. Әмма хатын-кызларны кирәгеннән артык ярата. Күзе төшкән хатын-кызның социаль статусы да мөһим түгел аңа, бары тик чибәр, матур гына булсын.
Зөбәйдә институтка укырга керә алмады, конкурстан узмады. Шулай да югалып калмады кыз, башта, һичьюгы, уку йортына идән юучы булып урнашырга теләде. «Барыбер монда укыячакмын, нәрсә генә булса да, табиб булачакмын!» – дип хыялланды Зөбәйдә.
Иртән иртүк институт холлында идән юып йөргәндә күрде аны Фирзәр. «Шундый яшь һәм техничка булып эшли икән», – дип гаҗәпләнде ул.
«Идән юучы булып эшләргә нәрсә мәҗбүр итте сезне?» – сорамыйча булдыра алмады.
Кызны тыңлап бетергәч, ул Зөбәйдәгә кәефен төшермәскә кушты. Әгәр шундый максатчан икәнсең, һичшиксез киләсе елга керерсең, дип юатты. Ярдәм дә тәкъдим итте.
Әлбәттә, Зөбәйдә ризалашты. Ул мондый шансның көн саен очрап тормасын белә бит. Берни алдында туктап калмыйм, кеше башыннан йөрсәм-йөрим, барыбер табиб булам, дип карар итте кыз. Кире, йөз суын түгеп, авылга кайтып егылырга теләми ул.
Менә шулай итеп, Фирзәр Фәритовичның җаны җәннәткә тиенде. Зөбәйдә аның өчен кызык, акылсыз да түгел, хәтта имтиханны да ярыйсы гына биреп чыкты. Бу «кошчык» өчен барына да әзер иде доцент.
Зөбәйдә дә тиле-миле кыз бала түгел, әгәр инде институтка керә алган икән, нәрсәсендер корбан итәргә туры киләчәк. Хәер, монысы соңыннан. Фирзәр дә күз төшмәслек ир-ат түгел анысы, аннан хәтта бала да табарга була, акыллы һәм матур балалар туачак. Әмма мондый олы яшьтәге ирнең хатыны буласы килми аның. Яшь аермалары да 25 ел бит. Зөбәйдә аның кызы булырлык яшьтә.
Соңгы арада Фирзәр дә үҗәтләнеп китте.
«Бурычыңны кайтарырга вакыт инде, Зөбәйдәкәй!» – диде бер көнне.
«Мин нәрсә тиеш әле сезгә? Акча юк миндә», – дип мескенгә сабышты Зөбәйдә.
«Син минем өчен үзең асылташ бит, җаным!» – дип сайрады Фирзәр.
Зөбәйдә дә ялындырырга, Фирзәрнең хисләрендә уйнарга теләде.
«Асылташ булсам, миңа алтын кыса кирәк бит, – дип чытлыкланды Зөбәйдә. – Минем яшәр урыным юк, тулай торакта көн күреп ятам. Шундый мәртәбәле кешенең сөяркәсе тараканлы тулай торакта яшәп ятсын әле?! Шуңа күрә әлегә безнең берни дә барып чыкмас. Һичьюгы өч курсны булса да укып бетерим инде. Ялгыш бала да килеп чыкса, бетте, уку күрү юк миңа!» – диде Зөбәйдә.
Фирзәр дә аның белән килеште, әмма инде шактый озак көтүен дә әйтеп куйды. Ә инде балалары булса, аны ташламаска сүз бирде.
Башка юл юк. Уку хакына үзенең яп-яшь тәнен корбан китәргә туры киләчәк. Күзләре уйнап торган бу әрсез картлач аны барыбер тынычлыкта калдырмас иде.
«Миңа 19 яшь һәм нәрсә, туйсыз гына буламы? Мин алай теләмим. Кияүгә чыгасым килә», – дип киреләнде кыз.
«Зөбәйдә, әйдә, тиле булып кыланудан тукта инде. Нинди кияүгә чыгу? Мин – өйләнгән ир-ат, – дип ачулана башлады Фирзәр. – Беләсеңме, мин сине ташлармын ахрысы, алга таба ничек укырсың, анысын белмим. Әмма институттан тиз китәрсең дип уйлыйм», – диде.
«Мин начар укымыйм, үзегез дә беләсең. Миннән яхшы табиб чыгачак дип әйттегез бит. Минем белемгә һәвәслегем һәм укыйсы килү теләгем бар. Ә сез үзегезне минем сөяркәм дип уйлыйсыз һәм мине кулланып каласыгыз килә. Нәрсәгә этәрәсез мине? Мин сезнең кызыгыз булырлык яшьтә. Әгәр миңа берәр этлек эшләсәгез, күрмәгәнегезне күрсәтермен. Исегездә калдырыгыз, мин беркайчан да сезнең янга ятакка сикермәячәкмен. Аңа калса, мин институтка үзем кердем, имтиханнарда мине батырмасыннар дип, сез контрольдә генә тоттыгыз», – дип, бөтен уйлаганын әйтеп бирде Зөбәйдә.
Ул көнне алар Фирзәр белән тәмам ачуланышып, бер-берсенә әллә нинди пычрак сүзләр әйтешеп бетерделәр.
Әгәр Фирзәр беренче булып аның белән дуслашса, Зөбәйдә башка аны кире какмаячак. Аңа укып бетерергә кирәк, юкса Фирзәр чәйнәп өзәчәк бит аны.
Әмма Фирзәр Фәритович үзен сәер тотты. Зөбәйдәгә бәйләнмәде, аңа студент кебек кенә карады.
«Әллә басылдымы, Ходаем? Аннан миңа берәр нәрсә эшләр микән?» – дип куркуга да калды кыз.
Шуңа күрә укытучысы белән сөйләшергә уйлады.
«Фирзәр Фәритович, сез нишләп минем белән сөйләшмисез дә? Мине батырырга уйлыйсызмы?» – дип сорады.
«Юк, Зөбәйдә. Укы. Мин сиңа каршы килмим. Синнән чыннан да яхшы табиб чыгачак. Кардиолог булырга телисең бугай? Синең һичшиксез барып чыгачак. Тагын сорауларың бурамы? Булмаса китим, эшем күп», – диде Фирзәр.
Зөбәйдә җиңел сулап куйды.
Укып бетергәч, аны Себергә эшкә җибәрделәр. Шунда яшәп тә калды. Кайвакыт Фирзәрне дә исенә төшереп ала. Аның ярдәме белән институтка кереп, табиб була алды бит Зөбәйдә.
Зөбәйдә туган якларына кайтты. Туган йорты авыл читендә аның. Арткы тәрәзәләреннән болын күренеп тора. Җәй уртасы булгач, болында чәчәкләрнең ниндие генә юк, аллы-гөлле келәм кебек! Ачык тәрәзәдән чәчәкле кырга карап, Зөбәйдә хәтерен яңартты. Менә аңа да алтмыш тулды һәм ул теге Фирзәр Фәритовичтан да олырак инде. Хәзер, олыгайгач, ул вакытта яшь, алга карап эш итә белмәгән бер кызчык булганмын, дип уйлана Зөбәйдә. Ә ул яхшы укыды бит, укуын дәвам итсә, институтта да укыта алган булыр иде. Юкса, андый тәкъдим дә булды. Ләкин кая инде! Ул кадәр мин-минлек, амбиция белән институтта калырга риза булмады Зөбәйдә. Дөнья яулыйсы килде аның.
Ә кыр чәчәкләреннән нинди матур букетлар бирә иде аңа Фирзәр. Болай гына, кызның күңеле булсын өчен генә. Кызык, исән микән ул хәзер? Хәер, моның бернинди аермасы да юк инде.