Чәчкәң белән йөрәгемә
Син үзең килеп кердең...
(җыр)
Йокы бүлмәсен сәер бер тынлык биләп алды. Шомлы тавышлардан да куркынычрак иде бу тынлык. Әле 5 минут элек кенә күз яшьләренә буылып идәннән пыяла кыйпылчыгы җыйган Вәзирә, шул тынлыкка чумып, юрган астында калтыранып ята. Никләр генә кич җиткәч җыештырырга булды соң әле ул бүлмәне?! Иртәгә ярамый идеме ул өстәлләрне сөртергә? Никтер нәкъ менә бүген аның өстәл өсләрендәге тузаннан котыласы килде. Имеш, шулай эшләсә, күңеле дә пакьләнеп китәр кебек иде.
Хатын-кыз бигрәк тә үзен «кебек»ләр белән җәзалап яши инде ул. Менә инде сәгать төнге 2 тула – ә Вәзирә зур караватта берүзе мендәр кочаклап ята. Күз яшьләре елга кебек ага да ага. Хәер, аның болай күптән елаганы юк иде инде. Бөтен үпкә-ачуларны күңеленә җыеп яшәде. Тешләрен кысып түзәргә туры килсә дә бирешмәде. «Мин көчле, булдырам!» – дип тормыш арбасын тартты. Менә көннәрдән бер көнне шул арбасының тәгәрмәче бушап, ватылгандай булды – 5 минут элек идәнгә төшеп ватылган ваза аның язмышын тасвирлый кебек иде. Ваза... Нигә шулай кадерле соң әле аңа бу чәчәк савыты? Бер карасаң, теләсә кайсы кибеттә очратырга мөмкин булган гап-гади пыяла ваза бит инде. Әмма юк, Вәзирә өчен ул меңнәр арасыннан иң матуры – нәфисе иде. Үзенең буй-сыны кебек матур, озынча һәм лалә чәчәкләре уеп ясалган үтәкүренмәле ваза ул. Бүләк итеп бирелгәндә «сиңа охшатып алдым» дигән сүзләре генә дә ни тора! Ә тулы бәхет өчен башка нәрсә кирәкме соң инде?! Бары тик игътибар, наз һәм янәшәдә якын кешенең барлыгын тою да җитә...
Вәзирәне бәхетле иткән берәү моның шулай икәнен яхшы аңлый иде. Очраша башлаган көннәрендә үк кыр чәчкәләре бирде ул. Кибеттән сатып алынган роза яки пионнар да түгел, ә кыр чәчкәләре! Үзе җыйган! Бу мизгелне Вәзирә беркайчан да онытмаячак. Төнлә уятып сорасалар да, бөтен барлыгы белән сөйләп бирә ала иде.
Җәйнең иң кызу чагы – июнь урталары. Икенче курсны уңышлы тәмамлап, авылга ашкынган студент кыз электричкага өлгерми калды. Әмма аның тизрәк авылына кайтып, семестрны бары тик «бишле»гә генә «ябуын» әйтәсе – бөтен дөньясына шаулатып кычкырасы килде. Амәт метростанциясенә килеп кенә җиттем дигәндә, электричкасының кузгалып, «өлгермәдең!» дигәндәй кычкырып китеп барышы иде. «Аһ!» – дип шундагы эскәмиягә утырып елап алды да «Компрессорный»га таба китте кыз. Анда районына кайтучы һичшиксез булачак. Әмма таныш булмаган кеше белән утырып кайтырга курка иде Вәзирә. Хәзер кешеләре дә куркыныч бит – алдарга гына тора. Нишләсен, башка чара күрмәде – якында торган соры төсле машина янына килде.
– Исәнмесез, сез кайсы районга кайтасыз? – дип сорады ул, оялып кына.
– Балтачка кайтам, ә сезгә кая кирәк соң? – дип кепкасын рәтләп куйды яшь егет.
– Миңа да шунда кирәк иде...
– Әйдә соң, алайса, утыр. Бер урын бар, – дип, егет арткы ишекне ачты.
Машинада инде 2 яшь кыз утыра иде. Болар да минем кебек студентлардыр инде, дип уйлады Вәзирә. Һәм тиз генә әнисенә шалтыратып, кайтуын хәбәр итте. Юл буе елмаеп, күңеле белән очынып кайтты ул. Тизрәк кайтып кына җитсеннәр иде инде, шатлыклы хәбәре бар бит. Шулай уйлана-уйлана йоклап киткәнен дә сизми калган. Соңгы имтиханын үзен сиздергән – бик арыткан иде. Вәзирә җилкәсенә кагылуларыннан уянып китте. Торса – машинада берүзе калган, ә ишек ачык – янында кепкалы егет басып тора:
– Эндәшәм-эндәшәм, уянмыйсыз. Без ни, Балтачка килеп җиттек, сезне кай тирәдә калдырасы соң ул?
Вәзирә йокысыннан айнып бетә алмадымы, күзләрен шул егеткә төбәп, берара эндәшми утырды.
– Минәйтәм, сезне кая калдырасы иде, димен.
– Гафу итегез! Без кайсы тирәдә?
– Үзәктә.
– Мин монда чыгам, – дип, Вәзирә тиз-тиз сумкаларын җыйды. Үзе оялуыннан кызарган битләрен яшерде. – Ничә сум була?
Кепкалы егет елмаеп куйды:
– Кызлардан акча алмыйм мин!
– Ничек инде акча алмыйсыз, болай булмый! Минем попуткада бер генә тапкыр кайтканым бар, минем өчен апам түләгән иде. Әйтегез инде...
– Алмыйм дигәч, алмыйм инде. Мондый матур кызлардан акча алалар димени?!
Вәзирә тагын да оялды. Бу егетне, ничек кенә тырышса да, тыңлата алмады. Ул арада инде авылдан әтисе килеп җитте. Кызын алып кайткан егет белән кул биреп исәнләште дә Вәзирәдән сумкаларын алды.
– Кайтып җиттеңме, кызым?
Бу сорау шундый йомшак һәм сагындырып кына ишетелде. Нәрсәсе беләндер кадерле ул Вәзирәгә. Әллә инде әтисе шулай яраттырып әйтә беләме? Кыз белән әти кеше арасындагы нечкә хисне аңлатып бирә иде бу сорау. Күңелендәге шатлыгы тагын да зураеп, әтисен кочакларга этәрә иде...
Авылга кайтканда, Вәзирә кепкалы егет турында сүз катты:
– Әти, син нишләп күрештең аның белән?
– Мин аны беләм ич, кызым. Дөресрәге, әтисе белән таныш.
– Бәтәч, мин аны белмим бугай.
– Юктыр, ул егет авылга сирәк кайта. Әтисе белән районда бергә эшләгән идек. Шабашкага йөрдек. Тукта, син ничек аның белән кайттың соң, алайса?
– Бүген электричкага соңга калдым бит. Кичкесен көтеп торасы килмәде – озак. Иптәш кызлар гел «попуткада кайтабыз» дип әйтә иде, мин дә барып карыйм, дидем. Казанда икенче елымны укыйм бит инде, өйрәнергә вакыт!
– Алай да, таныш түгел кешеләргә бик утырырга тырышма инде син. Яшь кызларны мәсхәрәләүче егетләр турында гәҗиткә язып торалар.
– Ярар, менә белә торган кеше булып чыкты бит әле... Әни нихәл соң анда?
– Ярыйсы инде...
Алар өйгә кайтып җиткәнче бүтән сөйләшмәделәр. Әтисе – көндәлек мәшәкатьләр турындагы уйларына, ә Вәзирә – хыял дөньясына чумган иде...
Кызының очынып кайтуына караватта хәлсез яткан әнисе дә сөенгәндәй итте. Куллары белән кочаклый алмаса да, ягымлы елмаюы белән ярата ул. Менә инде бер ел каһәр суккан һәлакәттән бирле хәрәкәтсез ята. Ярый әле янәшәсендә ире һәм олы кызы бар – гел тәрбияләп торалар үзен. Вәзирәсе дә, мәктәпне тәмамлагач, әнине карарга калам, дип йөргән иде. Әмма әтисе аяк терәп каршы торды:
– Апаң да эшен ташлап авылга кайтты, син дә монда көн-төн ятмакчы буласыңмы? Теләгән җиреңә укырга керәсең һәм һөнәрле буласың. Бернинди авылда калу юк! Кеше көлдереп!
Бер ел элек булган куркыныч һәлакәттән соң, әтисе тиз кызып китүчән кешегә әйләнде. Бер яктан хәрәкәтсез хатыны язмышы өчен үзен гаепләсә, икенчедән, кызларының киләчәге өчен борчылды ул. Аның сүзе – балалары өчен закон, шуңа күрә Вәзирә шәһәргә укырга китте. «Паралар»ын калдырмаска, гел яхшы билгегә укырга тырышты. Кичләрен курсташ егетләренә конспектлар язып, бер утырып ашарлык акча да эшләде. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә яшәргә кирәк иде...
***
Аларны язмыш кабат очраштырды. Сессиясен япканнан соң, Вәзирә практика үтәргә районга кайтты. Кәгазь эшләре белән утырып аргач, һава суларга паркка чыгып китте. Һәм шунда аларның күзләре очрашты. Раязны кепкасыннан таныды кыз. Күптәнге танышын күргәндәй чак кына ерактан кычкырмый калды. Ә егет аның таныганын аңлаган иде инде – телефоныннан сөйләшеп бетергәч, Вәзирә янына килеп утырды.
– Бу матур кыз нишләп берүзе утыра монда?
– Сезгә дә исәнмесез!
– Я, ярар инде! Бигрәк итагатьле сөйләшкән буласың. Үзебезчә гади итеп аралашыйк.
– Ярар соң, син әйткәнчә булыр.
– Сорауга җавап бирмәдең...
– Нинди сорау?
– Аллай, хәтерсез икәнсең үзең! Паркта ялгызың нишләп утырасың, димен.
– Ә-ә-ә, мондамы?! Ял итәм әле...
– Районга эшкә кайттың әллә?
– Пратикага...
– Студентмени әле син?
– Әйе, икенче курста.
– Ярар... – дип сузып куйды егет, нинди тема башларга белмичә.
– Сине әти, районга сирәк кайта, дигән иде.
– Хәйдәр абыймы? Әй, гел кайтып булмый шул. Шәһәрдә эшләр күп, үз эшемне ачарга маташам. Бизнес, кыскасы...
– О-о-о, бигрәк эшлекле кеше белән кайтканмын икән.
– Ярар, мыскыллама инде алай. Исемең ничек соң, сорамый да торам икән.
– Вәзирә.
– Бигрәк авыр исем, хәзер «заметки»га язып куйыйм әле, – дип, ул телефонына чумды. Һәм аннан тиз генә чыга алмый торды – минут саен бызылдап хатлар килә иде аңа.
– Ә синең исемең ничек?
– Әтиең әйтмәдемени?
–- Мин аннан сорамадым да.
– Кызыксынган булсаң, сорар идең менә. Ярар, шаярам. Раяз мин.
– Матур исем.
– Үзем дә ничава ич! – дип көлеп куйды. – Бүген ничәдә бушыйсың?
– 2 сәгатьтән эшем бетә инде. Миңа әлегә күп эш кушмыйлар, күп нәрсәне өйрәнәм генә.
– Алайса, 2 сәгатьтән күрешербез. Тик кара аны, башка берәүгә утырып кайтма, яме. Мине көтәрсең...
– Син бит әле минем кайда практика үткәнемне дә сорамадың.
– Укытучы икәнен йөзеңә чыккан ич. Әллә ялгышаммы?
– Кызык кеше син, Раяз! – дип, ул аның җилкәсенә кагылып алганын сизми дә калды. Оялып, читкә каранды.
– Минем дә эшләр бар, киттем. Мине көт, яме?
– Көтәм, – диде Вәзирә, күңелендә уяна башлаган «күбәләкләрне» тоеп.
Нишләп үзен шулай хис итә соң әле ул? Монда бит хисләнерлек берни дә булмады. Бу кепкалы егет әллә нишләтте Вәзирәне. Бер карашы белән йөрәккә үтеп керерлек шул! Әмма егет дип баш югалтырга әле иртәрәк – аны җәйге практика, аннан уку һәм эшкә урнашу көтә. Гомумән, Вәзирәнең якын планында гашыйк булу юк иде. Раяз гына гаепле... Үзе эченнән генә аны сүкте, ә тыштан елмаюын яшерә алмады. Менә кош тоткан диярсең! Тизрәк сәгать 2не күрсәтсен иде. Көткәндә нишләп озак уза икән ул вакыт дигәнең?! Йөрәк ашкына бит, тизрәк очрашуны көтә...
Алай да, көтә торгач, сәгать тә 2 тулды. Раяз бик төгәл кеше икән – Вәзирә чыгышка, инде машинасы белән мәктәп каршына килеп тә туктаган иде. Карашы белән генә яңадан исәнләште дә ишеген ачты. Бу юлы Вәзирә алдагы урынга кереп утырды. Һәм ул шәһәрдән кайтучы түгел, ә махсус чакырулы кунак ролендә иде.
Алар юл буе бер-берсен уздыра-уздыра сөйләшеп кайттылар. Әйтерсең лә, бүген соңгы тапкыр күрешәләр, шуңа барлык сүзләрне дә әйтеп бетерергә кирәк. Раяз бик юмор хисле һәм туры сүзле егет – кешене үпкәләтүдән курыкмый. Вәзирә аның бу сыйфатын җитди кабул итмәде. Егеткә кушылып рәхәтләнеп көлеп кайтты. Авылга җитәрәк бер урында тукталдылар. Раяз «әйдә, минем белән» дигәндәй чакырулы караш ташлады да машинадан чыкты. Вәзирә дә аңа иярде. Аллы-гөлле чәчкәгә күмелгән кырны күргәч, матурлыктан күзен ала алмады кыз. Бу гүзәллекне язучы-шагыйрьләр генә аңлатып бирә ала! «Искиткеч бит бу! Моңарчы бер дә күргәнем юк иде», – диде Вәзирә, шул арада әллә кая китеп югалган Раязны эзләп. Күп тә үтмәде, кепкалы егет пәйда булды – Вәзирәгә чәчкә җыеп йөргән икән. Кыр чәчкәләре! Кызның күңелендә уянган күбәләкләр йөз тапкырга артып, суларга да ирек бирми очалар иде. Бу мизгелдә кыз белән шул күбәләкләр идарә иткән, күрәсең. Юкса, Раязга уңай җавап бирүен акылы белән аңлар иде ул. Тик ул көнне йөрәк акылдан өстен булды. Вәзирә үзенә таба сузылган чәчкәләрне кочагына алды да, Раязга карады. Ул бу көннең узмавын – чиксез дәвам итүен теләде. Аның йөрәк хисен аңлагандай, еракта-еракта кошлар да сайрашып алды. «И кошлар! Менә нәрсә турында сайрыйсыз икән бит сез! Ә мин сезнең телегезне аңламый торам! Яратканда үзең дә кошка әйләнәсең икән ул! Минем хәзерге халәтемне сез генә аңлыйсыздыр, мәңге сайрар дуслар!» – дип, ул үз эченнән генә сөйләнде дә, ниһаять, сүзләрен җыеп, рәхмәтен әйтте. Раяз кыз кешенең нечкә күңелен тоемласа да, тәмле телен кызгана иде. Вәзирәнең матур итеп рәхмәт әйтүенә «әйдә, кайтыйк» дип җаваплады. Ә кыз әле хисләнеп туймаган иде. Аның бу тәүге мәхәббәте турында берәр язучыга сөйләп зур әсәрләр яздырасы, ә шагыйрьләрдән шигырь укыттырасы килде. Әдәби әсәрләр күп укый ул, шуңа үзе дә роман герое булырга хыяллана.
Машинага кереп утыргач та Вәзирә кыр чәчәкләреннән күзен алмады. Аннан Раязга карады:
«Сыйпап сөйдең чәчләремнән,
Кыр чәчкәләре бирдең.
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син үзең килеп кердең...»
Бу җырны Вәзирәнең әнисе яратып башкара иде. Аңа да яшьлегендә кыр чәчәкләре бирделәрме икән? Әтисе дә шундый хыялый булды микәнни? Никтер бу хакта бер дә соралмаган шул. Әмма әнисе җырны гөлләргә су сипкәндә генә көйләде. Һәм аның йөзе тагын да нурланып-балкып киткәндәй тоела иде кызга. Кайчандыр аның да яшьлеге булган бит. Ә яшьлек үзе үк чәчәккә тиң – беркайчан да сулмас, шиңмәс кебек тоела торган мизгеллек гомер ул!
– Матур җырлыйсың икән син.
Күңелдән генә җырлаган кебек идем, машинаны яңгыратып кайтам икән бит! Җитмәсә, Раяз да туктатмаган – җырлап бетергәч кенә сүз катты. Вәзирә үзенең җырлавыннан үзе оялып, тәрәзәгә бакты. Ничек кенә теманы үзгәртергә соң? «И бигрәк хыялый инде үзең! Беренче очрашкан көндә кем җырлый инде?! Соңрак та күрсәтеп була бит ул сәләтне! Сәләт дип арттырам инде! Ну Вәзирә!» – дип, үзен битәрләде.
– Оялма инде. Мин чынлап әйтәм.
...Аларның бергә моңланып кайтулары ешайды. Раяз янәшәсендә Вәзирәдән дә бәхетле кыз юк иде кебек. Ә көннәрдән беркөнне ул Раязны гаиләсе белән якыннан таныштырырга булды. Раяз Вәзирәләрнең йорт бусаларын атлап кергәнче бар да яхшы гына бара иде, әмма шул мизгелдән соң барысы үзгәрде дә куйды. Вәзирә әнисенең авыру икәнен Раязга никтер әйтмәгән иде. Хәер, ул аны дөрес кабул итәр дип өметләнде. Әмма әнисе бүлмәсенә килеп кергәч, Раязны яшен суккандай булды: күзләре белән әнисен баштанаяк карады, ә үзенең аяклары артка атлады. Исәнләшмичә, аш бүлмәсенә керде дә:
– Вәзирә, син бит әниең авыру икәнен әйтмәдең, – диде.
– Мин бары тик...
– Юк, син миңа нигә дөресен әйтмәдең?
– Ә ул берәр нәрсәне үзгәртер идеме?
– Соң, әлбәттә! Минем планнарымда – карьера, бизнес һәм аннан соң гына гаилә. Ә син җиңел генә бай егетне эләктереп, әниеңне дәваларга булдыңмы? Шәп уйлагансың, браво! Әмма мин ул егет була алмам инде, гафу ит.
Раяз өйдән үк чыгып китте. Вәзирәнең әтисе бу вакытта кибеткә төшеп киткән иде. Вәзирә аңа берни дә сиздермәде, «Раязның эше килеп чыкты», – дип кенә котылды.
Һәм менә инде ничә ел үзен дә шулай алдап яши. Нигә соң әле яратып чәчкәләр бүләк иткән һәм шул чәчкәләр сулмасынга лалә рәсемле ваза белән сөендергән егет аның йөрәген яралады? Вәзирә инде үзен аның булачак хатыны итеп күрергә тели иде. Аның артыннан бик күп егетләр озатып йөрде, әмма йөрәгенә якын булганнары табылмады. Әле бөтен гомере алда кебек тоелса да, ул әнисен шулай түбәнсетүләрен кабул итмәде. Әнисе – аны җиргә тудырган кеше. Һәм ул аңа бары тик яхшылык кына тели, гәрчә уендагысын әйтә алмаса да. Әмма егет дигәннәрең пыяла кебек күңелне ватты.
Кыр чәчкәләре белән үзе килеп кергән иде бит. Чәчләреннән үзе сыйпап назлаган иде...