"Кыланчык!" Лилия Хәйруллина 5 меңлекләр белән генә алган хезмәт хакы белән мактануын гаепләгәннәр
"Лилия Хәйруллина хезмәт хакы алды", - дип язган җырчы. Ул акчаны санап та күрсәтә - 45 мең сум.
"Куяр урыныгыз булмаса, мохтаҗларга булышыгыз, без гади кешеләр. Кемдер каравылчы, кемдер идән җыештыручы, кемдер сатучы, иртәдән кичкә кадәр эшләп, аена 9 мең сум ала", - дип дәгъва белдерген Илназ исемле ир Лилиягә.
Лилия язучылар белән бәхәскә кергән.
"Беренчедән, куяр урын булмаслык булмый. Икенчедән, ярдәм турында кычкырып йөрмиләр. Өченчедән, бу акча чын дигән сүз түгел", - ди ул.
"Кешегә күрсәтеп акча санау ярамый", - дип тавыш чыгарган Илназ.
Тагын берсе "Кыланчык! 45 мең! Ә бу акчаны санаганда баянчы кайда?"
Бу бәхәс, гадәттәгечә, "моң юк" дигән темага барып төртелгән. Лилия Хәйруллина "Һәр кешенең дә моң гына тыңлап утырасы килми. Моң яраткан кеше моңлы җырчы концертына барсын!" - дип куган.