«Исән кала алмаслык яра алган» дигән сүзләрне ишеткән мизгел бүгенгә кадәр минем белән»
Купянск янында һәм Кызыл Лиманда сугыша, дошманга каршы торганда һәлак була – казанлы Руслан Әхмәтҗанов, үлгәннән соң, «Батырлык» орденына лаек була. Мария Әхмәтҗанова иренең батырлыгы турында сөйләде.
«Ул еш кына хәрби командировкаларда булды, мин барысы да яхшы булыр дип ышандым һәм көттем»
Өлкән сержант, спецназ взводының хәрби тәэмин итү бүлеге командиры Руслан Әхмәтҗанов 36 яшендә һәлак була. Ул Ватан өчен батырларча сугыша, махсус хәрби операция зонасының иң кайнар нокталарында, шул исәптән Кызыл Лиманда һәм Купянск юнәлешендәге бәрелешләрдә катнаша. Аның хатыны һәм ике кызы кала. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Аның батырлыгы турында «Татар-информ»га хатыны Мария Әхмәтҗанова сөйләде. Аның сүзләренчә, Руслан 2005 елда Ульяновскидан армиягә алына, ул Казан хәрби частена эләгә.
1 елдан соң ул контракт төзи һәм 3 ел гомерен армиягә багышлый.
«2008 елда ул запаска китә, без аның белән нәкъ шул вакытта таныштык. Мин үзем Волжскидан, ул анда эш буенча килгән иде, сак хезмәтендә эшләде. Без 2 айдан соң ук бергә яши башладык, фатир арендаладык. Уртак тормышыбызны нульдән башладык, икебезнең дә бер нәрсәбез дә юк иде», – дип искә ала Мария.
Берникадәр вакыттан соң алар Казанга күченә, 2012 елда Руслан үз отрядына кайта.
«Мин аның анда ни өчен тартылуын аңладым. Бу – аның тормыш рәвеше иде, шуңа күрә мин аңа каршы килмәдем. Ул һәрвакыт йә командировкаларда, йә өйрәнүләрдә булды. Миңа авыр иде. Бигрәк тә беренче тапкыр Чечняга командировкага киткәндә. Мин бик борчылдым. Шулай да үз-үземне кулда тотарга тырыштым. Барысы да яхшы булыр дип ышандым һәм көттем», – дип сөйли Мария.
«Ишекне шакыды һәм чәчәкләр белән килеп керде – кызлар бәхеттән еладылар»
2013 елда Руслан белән Мария өйләнешәләр, 2015 елда аларның кызлары туа, ә тагын 3 елдан соң икенче кызлары дөньяга килә.
Гаилә башлыгы шулай ук еш кына командировкаларга бара, ә бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә шәһәрдә тәртип саклый.
«Аның барлык ял көннәрен без бергә үткәрә идек. Ул олы кызыбызны роликларда йөрергә өйрәтте, кыш көне алар һәрвакыт тимераякта шуа иделәр. Кечесен тимераякта йөрергә өйрәтеп өлгерә алмады, әтисе үлгәндә аңа 4 кенә яшь иде», – дип сөйли геройның хатыны.
2021 елда Руслан ярты елга Сириягә китә. Моңа кадәр контртеррористик операция уздырылган Төньяк Кавказ төбәгендә дә булырга өлгерә.
«Кызларыбыз инде үсеп җиттеләр һәм әтиләренең кая китүен аңлый һәм бик нык борчыла иделәр. Руслан балаларга гел шалтыратып торды, аларны тынычландырырга тырышты. Ул өйгә кайтуы турында хәбәр иткәч, мин бу турыда кызларга әйтмәдем, һәм менә, әтиләре чәчәкләр белән кайтып кергәч, кызлар бәхеттән елады, шулкадәр шатландылар. Моны аңлатып бетереп булмый», – дип сөйли Мария.
«Борчылма, барысы да яхшы булачак, мин кайтачакмын»
Руслан 3 ай өйдә була һәм 2022 елның гыйнварында яңадан командировкага китүе турында әйтә.
«Озакка түгел, 2 атнага гына, диде. Ул миңа, барысы да яхшы булыр, дип вәгъдә итте, һәм мин аңа ышандым. Ул вакытта ул барысын да аңлагандыр, миңа гына әйтмәгәндер. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә булдык, 23 февральдә ул төнлә шалтыратты һәм: «Борчылма, барысы да яхшы булачак, мин кайтачакмын. Кызларны минем өчен үп һәм телевизорны азрак карарга тырышыгыз», – диде. Берничә көн элемтәсез булачагын әйтте, мин ни өчен шулай әйтүен соңрак кына аңладым», – дип искә ала Мария.
Икенче көнне ул кызларын балалар бакчасына китерә һәм тәрбиячедән махсус хәрби операция башлануы турында ишетә.
«Мин балаларны бакчада калдырдым һәм, яңалыкларны карарга дип, өйгә йөгердем. Шул мизгелдә минем аяк астымнан җир убылган кебек булды. Мин, ирем тизрәк өйгә кайтса иде, дип, һичьюгы шалтыратып булса да алса иде, дип теләдем», – ди герой хатыны.
Махсус хәрби операция башланганнан соң Руслан беренче тапкыр 3 көннән соң элемтәгә чыга. Кыска гына сөйләшүдә ул барысы да яхшы булуын әйтә һәм телефонга кызларын чакыруны сорый.
«Минем ул вакытта нервыларым бик какшаган иде, бик борчылдым. Аның турында гына, аның белән бергә булган егетләр турында гына уйладым. Алар бер-берсе белән шулкадәр якынаеп беткәннәр иде, барысы өчен дә борчыласың, барысы да исән-сау кайтсын, дип дога кыласың», – ди ул.
«Шалтыратудан шалтыратуга кадәр яшисең, 30 секундтан да артмаган сөйләшүне көтәсең»
Махсус операциянең беренче көннәрендә Русланның хәрби бүлекчәсе ут астына эләгә. Шуннан соң алар 2 атна Россия территориясендә булалар, техникаларын ремонтлыйлар.
«Март уртасында Руслан шалтыратып, «ленточка артына» баруын хәбәр итте. Шул көннән алып икешәр атна аннан бернинди дә хәбәр алып булмады. Телефонда билгесез номер күргән саен аның тавышын ишетергә өметләнәсең. Шалтыратудан шалтыратуга кадәр яшисең, 30 секундтан артмаган сөйләшүләрне көтәсең: «Алло, сәлам! Минем барысы да яхшы, сез ничек? Башка сөйләшә алмыйм». Аның сөйләшүе шуннан артмый иде», – дип искә ала Мария.
«Көннәрем аның шалтыратуларын көтеп уза иде, кулымнан телефонны төшерми идем», – дип сөйли Мария. Руслан үз бүлекчәсенә шалтырата, анда стационар телефонның трубкасын кәрәзле телефонга куялар, сөйләшүләр шулай уза. Бу сөйләшүләрнең һәр секунды алтынга тиң була.
«Һәр елның июнендә Руслан контрактын озайта иде. Бу елны ул контрактын махсус хәрби операциядә булганда озайтты. Ул миңа шалтыратып: «Син бит аңлыйсың, мин егетләрне калдырып китмәячәкмен», – диде. Мин аны бик яхшы аңлавымны әйттем. Аңа каршы килү минем башыма да килеп карамады. Аңа никадәр авыр булуын белә торып, мин талаш чыгарыйммы? Нигә?» – дип елмая ул.
«Без, аның кайтуы хөрмәтенә, дуслар белән хәтта салютка заказ бирдек»
Мария сүзләренчә, сугыштагылар гаиләләренең ярдәменә мохтаҗ, һәм алар өчен иң мөһиме – өйләрендә барысы да яхшы икәнен белү, сугыш кырында алар игътибарларын көнкүреш проблемаларына юнәлтмәскә тиеш.
«Руслан махсус хәрби операциядә ярты ел булды һәм 24 июльдә отпускка кайтты, өйдә 45 көн торды. Мин бу юлы да кызларга аның кайтуы турында әйтмәдем. Әтиегезнең эш урынына барабыз, анда бәйрәм булачак, дидем. Менә без хәрби бүлекчәгә килдек, ә анда шулкадәр күп халык – кемдер байраклар белән, кемдер шарлар белән. Һәм алар шунда әтиләренең кайтуын аңлады, шундый шатландылар! Ир-егетләребез автобусларда кайтты. Хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый», – дип искә ала геройның хатыны.
Шул вакытта Русланга сугышчан батырлыгы өчен Татарстан Президентыннан Рәхмәт хаты тапшырыла.
«Без дусларым белән аның кайтуы хөрмәтенә хәтта салютка заказ бирдек. Бик әзерләндек», – дип искә ала Мария елмаеп.
2 көннән соң бөтен гаилә Ульяновскига Русланның әнисе янына китә.
«Ул әнисе янына чәчәк бәйләме белән керде, ул бик бәхетле иде. Ул һәрвакыт чәчәкләр бүләк итә иде. Туган көнемдә мин һәрвакыт чәчәк бәйләмнәре алдым, кызларыбызга да һәрвакыт чәчәкләр бүләк итте», – дип искә ала Мария.
Бу ялда гаилә дәү әниләре белән берлектә диңгезгә ял итәргә бара. Бу – аларның соңгы уртак сәяхәте була.
Мария өчен тормышның төп мәгънәсе хәзер – балалары. «Кызларым булмаса, күпкә авыррак булыр иде», – ди ул.
«Әгәр минем белән берәр нәрсә булса, сиңа бу хакта беренче булып хәбәр итәчәкләр»
Ял вакытында Әхмәтҗановларның олы кызы 1нче сыйныфка бара, балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсендә әтисе янәшәдә булмаса да, 1нче сыйныфка аны әтисе җитәкләп барган.
«Аның кызыбызны 1нче сыйныфка бик тә алып барасы килде, ул моның турында хыялланды. Бу – аның өчен бик мөһим иде. Ләкин инде 11 сентябрьдә ул яңадан фронтка китте. Без төн буе аның әйберләрен җыйдык. Миңа ул вакытта ул кайтырга мөмкин түгеллеген сизгән яки хәтта аңлаган кебек тоелды. Ул миңа моны күрсәтмәде, ләкин китәр алдыннан: «Әгәр миңа берәр нәрсә булса, сиңа бу хакта беренче булып хәбәр итәчәкләр», – диде. Ләкин минем моның турында сөйләшәсем дә килмәде», – дип искә ала Мария.
Ул олы кызының әтисеннән аерылуны бик авыр кичергәнен әйтә. Кыз гел елый, бигрәк тә мәктәптә махсус хәрби операция һәм анда никадәр куркыныч булуы турында ишетү аңа авыр була.
«Ирем белән даими рәвештә хәбәрләшеп тордык, шалтыратыштык, языштык. 23 сентябрьдә ул чираттагы тапкыр шалтыратты, бу сөйләшү соңгысы булды. Икенче көнне ул миңа 3 көн элемтәсез булачагы турында язды. Кызларны сакларга кушты. Мин аңа: «Үзеңне сакла, без сине бик яратабыз һәм көтәбез», – дидем. Ул бу хәбәрне укымаган да, күрәсең, ул вакытта инде телефонын сүндергән булган», – ди ул.
Руслан кыйпылчык белән яраланган
Руслан булган төркемгә Харьков өлкәсенең бер торак пунктында чикне саклау бурычы куела.
26 сентябрьдә көчле һөҗүм башлана, төркем чолгап алына. Руслан координаталарны радиостанция буенча идарә итүнең ярдәмче пунктына тапшыра. Сугыш вакытында ул дошман танкының подразделение позицияләрен урап узу маневрын башкаруын күрә. Руслан аның алга китүенә юл куймый, ләкин үзе кыйпылчык белән яралана. Кыйпылчык аның күкрәгенә эләгә, ул һәлак була. Аны медчастька китереп өлгерә алмыйлар, ярасы бик җитди була.
«Мин аңа посылка җибәрергә теләгән идем, аның өчен азык-төлек җыйдым. 27се көнне кибетләрдә йөрдем, кирәкле әйберләр сатып алдым. Киенеп, хәзер чыгам дигәндә, ишек шакыдылар. Ишек төбендә бик күп кеше иде, хәрби киемдәге кешеләр, танышларыбыз, якын дусларыбыз бар иде. Мин ул көнне бик начар хәтерлим, шок хәлендә идем. «Исән кала алмаслык яра алган» дигән сүзләр яңгырады. Бу мизгел бүгенге көнгә кадәр минем белән», – дип елый Мария.
Ул көнне аның янына табиблар да, психологлар да килгән. Аңа шунда ук медицина ярдәме күрсәтелә, тынычландыручы дарулар бирелә.
Психологлар кайгылы хәбәрне балаларга да шунда ук әйтергә кушалар, югыйсә бу хәсрәтне 2 тапкыр кичерергә туры киләчәк, диләр.
«Балаларны бакчадан һәм мәктәптән дусларыбыз алып кайтты, без алар белән бүлмәгә кердек, һәм мин аларга «әтиегез башка юк» дип әйттем. Олы кызыбызның беренче соравы: «Әни, нигә без әтине шунда җибәрдек?» – булды. Мин: «Кызым, бу – әтиеңнең эше иде, ул беренче чиратта безне яклады, ул – безнең герой», – дип җавап бирдем. Мин иремне генә югалтмадым. Ул миңа әти дә, абый да, ир дә, дус та иде. Ул үлгәч, мин үземнең бер өлешемне югалттым», – дип сөйли күз яшьләре аша Мария.
«Ул һәрвакыт егетләрне тынычландырып торган: «Куркыныч булганда, мин сезгә әйтермен, шул вакыт куркырсыз»
Мария кызының беренче вакытларда, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, бүлмәдә бикләнеп елаганын сөйли.
«Мин шулай ук кызларыма күз яшьләремне күрсәтергә курыктым», – дип искә ала ул.
Марина иренең хезмәттәшләреннән зур ярдәм алуы, аларның теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер торуы турында әйтә.
«Мөгаен, барлык кешеләр дә безнең тормышка очраклы гына кермидер. Русланның дуслары булмаса, миңа күпкә авыррак булыр иде. Айга 2-3 тапкыр без шалтыратышып торабыз. Аларга зур рәхмәт», – ди Мария.
Мария, еракта булса да, Русланның әнисе белән мөмкин кадәр ешрак очрашырга тырыша.
«Мин аның әнисенә шундый кеше тәрбияләгәне өчен бик рәхмәтле. Хезмәттәшләре аның тулысынча хезмәтенә бирелүен, һәрвакыт сугышка беренчеләрдән булып баруын сөйлиләр. Руслан беркайчан да читтә утырмаган, ул һәрвакыт үз егетләре белән бергә булган. Ул: «Мин аларны һәрвакыт тонуста тотам», – ди иде. Ул егетләрне һәрвакыт: «Куркыныч булганда, мин сезгә әйтермен, шул вакыт куркырсыз», – дип шаяртып тынычландырган», – дип искә ала Мария.
Руслан Әхмәтҗановны Казанда «Курган» зиратында Дан аллеясында җирләгәннәр. Ул укыган Ульяновск мәктәбендә истәлек тактасы эленгән.
«Кайвакыт миңа «кызларыгыз үсәчәк һәм аны онытачак» дип әйтәләр, ләкин мин аларга моны эшләргә ирек бирмим, мин һәрвакыт әтиләренең нинди герой булуы сөйләп торачакмын», – ди Мария.
«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде. Авторы: Елена Фенина