Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйный, селки, биеклектән төшереп җибәрә» – алты айлык бала атасының вәхшилегеннән һәлак

news_top_970_100
«Кыйный, селки, биеклектән төшереп җибәрә» – алты айлык бала атасының вәхшилегеннән һәлак
Фото: © "Татар-информ"

Кузбасста 36 яшьлек ир-атны 6 айлык баласын үтерүдә гаепләп тоткарлаганнар. Суд аны СИЗОга озаткан. Бу турыда Кемерово өлкәсе судларының берләштерелгән матбугат үзәгенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 20 октябрьдә Мыски шәһәрендә була. Ир-ат малайны шулкадәр каты итеп кыйный, баланы реанимациягә салалар, ләкин, табиблар тырышлыгына карамастан, сабый үлә.

Тикшерүчеләр коточкыч әйберләр ачыклый. Ир-ат баласы елауга ярсый. Әти кеше улын кыйный, селки, үзенең буе биеклегеннән аска ташлый. Бала бик каты имгәнә.

Ир-ат гаебен таный. Аңа карата җинаять эше ачылган. Аның моңа кадәр наркотиклар, хакимият вәкиленә карата көч куллану өчен хөкем иткән булганнар.

Сабыйның 31 яшьлек анасының тагын ике олырак баласы бар, ди шаһитлар. Ләкин хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр, олы балалары аның белән яшәми.

Фаҗига вакытында бу хатынның кайда булуы ачыкланмаган. Күршеләр сүзләренчә, ул хастаханәдә яткан. Баласын үтергәндә, бу хатын өйдә булган, дип сөйләүчеләр дә бар.

Мыскида яшәүчеләр сүзләренчә, күрше-күлән бу гаиләдә балаларга начар мөнәсәбәт турында белә, полициягә дә хәбәр итәләр. Ләкин оператив чаралар күрелмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100