Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйный, озак итеп салкын суда батырып тора». Татарстанда яшәүче егет сөйгәнен үтергән

news_top_970_100
«Кыйный, озак итеп салкын суда батырып тора». Татарстанда яшәүче егет сөйгәнен үтергән
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүче 3 ир-ат хатын-кызны үтерүдә гаепләнә. Алар хатынны кыйный, ваннада батыралар, аннары елгага илтеп ыргыталар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига былтыр апрельдә төнлә белән була. 20 яшьлек егет сөйгәне – 46 яшьлек хатын-кыздан көнли һәм үтерергә карар кыла. Ул 2 иптәшен ярдәмгә чакыра, аларның берсенә 17 яшь була.

Хатын янына килгәч, егет аны кыйный. Аннары иптәшләре белән бергәләп, озак вакыт дәвамында, салкын сулы ваннада батырып тора.

Җинаятьчеләр моның белән генә чикләнми. Алар такси чакыра, аңсыз хатынны автосервиска алып китәләр. Биредә хатынны егетләрнең берсенең машинасы багажнигына салалар. Аннары Бөгелмә елгасы янына киләләр һәм хатын-кыз гәүдәсен елгага ыргыталар. Хатын өшүдән үлә. Аның мәетен икенче көнне табалар.

Суд бу кешеләрне гаепле дип тапкан. Аларны 16, 15 һәм 6 елга иректән мәхрүм иткәннәр.

Социаль челтәр кулланучылар «җинаятьчеләргә катырак җәза бирергә кирәк» дип саный. Шулай ук аңсыз булган хатынны алып барган һәм берни дә эшләмәгән өчен, таксистны да җаваплылыкка тартырга кирәк, дип саныйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100