Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйнамадым, психолог киңәше буенча җилтерәттем»: улын кыйнаган әти судта аклана

Казанда Әмирхан урамындагы бер йортның подъездындагы күзәтү камерасына төшерелгән видео таралды. Анда 41 яшьлек ир-атның кечкенә улына кычкырып, аны кыйнавы күренә. Әнисенә һәм кызына аңа ярдәм итәргә рөхсәт итми. Ир-атны оператив рәвештә тоткарладылар, ә бүген суд аны СИЗОга җибәрде.

news_top_970_100
«Кыйнамадым, психолог киңәше буенча җилтерәттем»: улын кыйнаган әти судта аклана
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«10 көннән соң аны күршесенә пычак белән һөҗүм иткән өчен яңадан хөкем итәчәкләр»

Казанның район суды аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Айгөл Вәлиуллина үтенече буенча Әмирхан проспектындагы йорт янында үз баласын каты кыйнаган әтисен 2 айга сак астына алды. 41 яшьлек Руслан Гыйзатуллинны матди яктан яки башка төрле бәйлелектә булган балигъ булмаган баланы җәзалауда гаеплиләр.

Кечкенә малайны кыйнауның коточкыч видеосы социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм барлык республика матбугат чараларында таралды. Исерек ир-ат балага кычкыра, аның битенә суга. Шулай малай асфальтка егыла, әтисе аны мыскыл итүен дәвам итә, балага ярдәм итәргә тырышкан әнисен дә, кызын да якын җибәрми.

«Татар-информ»га билгеле булганча, малайга 9 яшь, аның җитди авырудан интегүе билгеле.

Кичә кич белән җинаять эше кузгатылган, әти кешене Тикшерү комитетына алып килгәннәр, ә полиция хезмәткәрләре, бу гаиләдә мондый хәлләрнең никадәр еш булганын аңлар өчен, күршеләрдән сорау ала.

Соңрак әти кешене тоткарлаганнары билгеле була.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Бүген судта дәүләт гаепләүчесе һәм тикшерүчесе, Гыйзатуллинны сак астына алырга кирәк, дип басым ясады – аның инде гамәлдән чыгарылган хөкем ителүе барлыгы ачыкланды, ә 26 июньдә шул ук судта аның «Корал кулланып сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» маддәсе буенча процесс башланачак.

«Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Гыйзатуллин күршесенә пычак белән һөҗүм итә һәм аңа кадый. Бәхеткә, ир исән кала.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«17 августка кадәр 2 ай сак астында тотуны билгеләргә», – дип карар чыгарды судья.

«Мин бала турында кайгыртам һәм аны мөстәкыйль булырга өйрәтәм»

Утырыш алдыннан Руслан Гыйзатуллин журналистларга үз гамәлләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул баланы өянәктән чыгарырга тырышкан.

«Баланы аңына китерү өчен селкеттем. Аның бөтен сөякләрен сындырган өянәкләре дә була. Башкача ул бу халәтеннән чыга алмый. Мин балаларны кыйнамадым һәм кыйнамыйм, балалар өчен барысын да эшлим. Кием сатып алам, ашатам. Психолог хәтта мин аны җилтерәтергә, эмоцияләргә чыгарырга тиеш, дип әйткән иде. Ул, куркып, бу халәтеннән чыксын өчен, – дип сөйләде әтисе.

Ир журналистларга улының авыру тарихын сөйләде. Аның сүзләре буенча, алар баланы тугач ук югалта язганнар

«Мин аның белән өйдә утырам, уйныйм, аның белән мультиклар карыйм, быелдан телефон рөхсәт иттем. Бу авыру гаиләдә проблемалар аркасында түгел, ул туганда чак кына исән калды. Ул ДРКБда ята иде. Ул вакытта аның гемоглобины төшкән, һәм әгәр дә без «ашыгыч ярдәм» чакырмасак, без аны югалтырга мөмкин идек. Мин улым турында кайгыртам, мин аны бу хәлдән чыгарга өйрәнергә мәҗбүр итәм. Мин аны бумадым, җәберләмәдем. Шуңа күрә мин хатыныма да аның янына килмәскә куштым, ул үзе бу хәлдән чыга алсын өчен», – дип өстәде Гыйзатуллин.

Ничек кенә булмасын, хәзер тикшерү әтисенең гамәлләренең адекватлыгын тикшерәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә социаль челтәрләрдә ир-атның кечкенә баланы җәберләгән видеосы чыкты. Инцидент Әмирхан урамында була.

Бер көн элек хокук саклау органнары хезмәткәрләре әтисен бүлеккә алып китәләр, анда соңрак ул тоткарлана. Зыян күргән баланы суд-медицина экспертизасына җибәрәләр.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100