Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйнама инде мине». Ире кыйнаган хатын интегеп үлгәндә, әтисе кызын әнисе янына кертми

news_top_970_100
«Кыйнама инде мине». Ире кыйнаган хатын интегеп үлгәндә, әтисе кызын әнисе янына кертми
"Татар-информ" архивы

Магнитогорск шәһәрендә 38 яшьлек Екатерина (исеме үзгәртелә) вафат булган. Үлемнең рәсми сәбәбе – алкоголь белән агуланганнан соң йөрәк туктау, ләкин туганнары моңа ышанмый. Алар мәрхүмәнең ире Алексейны (исеме үзгәртелә) хатынын үтергәнче кыйнауда гаепли. Җирләгәндә, Екатеринаның бите шешенеп беткән, башы тишелгән була. Әлегә җинаять эше ачылмаган, ир-ат иректә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига Поле Орошения бистәсендә шәхси йортта була. Екатерина белән Алексей биредә озак яши, 16 яшьлек кызлары Аня һәм 6 яшьлек уллары Матвей бар. Ир заводта эшли, хатын супермаркетта менеджер була. Өстәмә акча өчен, Екатерина риэлтор булып та урнаша.

Танышлары сүзләренчә, Алексей хатынына еш кул күтәрә, салгалый. 9 мартта ул эштән дус хатынын алып кайта, бу Екатеринага ошамый. Шуннан ире аны кыйный.

Мәрхүмәнең дуслары сүзләренчә, Алексей Екатеринаны урамга алып чыгып кыйный, аннары кабат өйгә алып керә, тагын кыйный. Балалар өйдә булмый, ләкин кичке 10нарда кызы һәм аның егете өйгә кайта. Кыз бусагадан ук канлы эзләр күрә, аннары ваннадан тавышлар ишетә.

«Ул әнисенең «кыйнамагыз мине бүтән!» дигәнен ишетә, бу – аның соңгы сүзләре була. Әтисе кызны ваннага кертми», – дип сөйли Екатеринаның дусты Мария.

Аня курка һәм полиция чакыра. Участковый отпускта була, башкасы килә. Мәрхүмәнең танышлары сүзләренчә, ул Екатеринаның хәлен тикшерми, ваннага кереп тә карамый.

«Аняның егете аңа кисәтү ясый, участковый: «Ул бит шәрә, гырлап ята», – ди. Ләкин ул гырламый, ә канына тончыгып хырлый», – ди Мария.

Аннары Аня ваннага керә, кыйналган анасын күрә, тирә-як канга баткан була. Аня «ашыгыч ярдәм» чакыра, ярты сәгатьтән килгән табиблар Екатеринаның йөрәген туктавын раслый.

Ул чакта, Екатеринаны Алексей үтергән, дип шикләнәләр, аны 1 төнгә тоткарлыйлар, ләкин иртән мәетне яру нәтиҗәләре билгеле була. «Үлем сәбәбе – алкоголь белән агуланудан йөрәк туктау» булгач, Алексейны чыгаралар.

Хәзер туганнары җинаять эше ачтыру өчен тырыша.

Шаһитлар сүзләренчә, җирләгәндә, Екатерина үзенә охшамаган, аның бите шешенгән, башы тишелгән була. «Ул аны ярты сәгать кыйный, башы тишелгәч, каны агып ята. Катя 2 эштә эшләде, ул алкоголичка түгел, максатлары бар иде. Әйе, эчә ала, тик үлгәнче түгел. Бәлки, хәмер начар булгандыр, тик нигә аңа экспертиза ясамыйлар? Берничә кабыргасы сынган, күзе агып чыккан, экспертлар корсагын гына ярган да сәбәпне «алкоголь» дип куйган. Алексейның иректә булуы куркыныч», – ди туганнары.

Алар участковыйны да тикшерүне сорый. 

Екатеринаны җирләгәндә, Алексей да була. Балалар хәзер Екатеринаның апасында яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100