Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыйммәтле кияү (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Күпләр кыз балаларны бу тормышка җиңел карый, дип уйлый. Имеш, кызлар бармак күрсәтсәң дә көләргә тора, башларында җил уйный, уйлаганнары чүпрәк-чапрак. Көне буе җыр тыңлап вакытлары үтә, диләр.

Төптән ялган караш бу. Ничек борчылганнарын алар үзләре генә белә. Башында акылы булган һәр кыз алдагы тормышын күзаллап яши. Кемгә кияүгә чыгарга, ничек гаилә корырга, ничек ипле генә егетне үзенә каратырга, ничек сайланганда ялгышмаска, соңыннан гомер буе үкенеп яшәмәскә... Санап кына бетерерлек түгел кызларның серләрен.

Менә быел гыйнвар аенда Әнисәнең туганнан туган сеңлесе Гөлсинә кияүгә чыгып куйды. Бик матур гына итеп туй үткәрделәр авылда. Аларның нәселе калын, егет ягыннан да кунаклар күп килгән иде. Фәрит исемле кияү Лаеш ягыннан икән. Аның якын дусты булып Марат исемле егет килгән. Әнисә, әлбәттә, сеңлесе ягыннан туйны оештыручыларның берсе булды. Бар уеннарны, йолаларны әлеге Марат белән бергә алып бардылар алар. Ике көн җитәкләшеп кенә йөрделәр дигәндәй. Гәүдәгә алай артык мәһабәт түгел иде Марат, әмма телгә беткән, көлдереп бетерде Әнисәне.Тәмәке тартмый, авызына хәмер алмый икән.

Миңа ярамый. Бер чәрке авызга керсә, чатнап баш авыртырга тотына, – дип аңлатты үз хәлен.

Ошап та киткәндәй булды кызга. Бигрәк тә аның сүз арасында әйткән бер җөмләсе кызның күңеленә май булып ятты.

Мин авылда туй үткәреп ятмыйм инде. Искелек калдыгы бу. Казанның үзендә ресторан сатып алып билгеләячәкмен гомердә бер була торган бу истәлекле көнне, – дип күңелен ачты кызга.

Дөресен әйткәндә, Әнисәгә дә бик ошап җитмәде кысан бүлмәдә авыз күтәреп җырлашып утырулар. Кыш көне урамга чыга алмыйсың, биер урын да юк. Кияү кеше дә бик күңеленә хуш килмәде Әнисәнең. Бер балта белән юнып ясалган авыл егете инде. Кәләшен авылына алып кайтырга җыена икән. Гөлсинәне абзарга беркетеп куяр да, үзе Мишәгә яисә Иделгә балыкка йөрер. Шул булыр тормышлары.

Юк инде, егет булгач - ут булсын, ут булмаса - юк булсын, дип белми генә әйтмәгәннәр борынгылар.Уты чурт с ним да, кәләш карарлык мөмкинлеге булсын, беренче чиратта. Әнисәнең һич кенә дә авылда калып терлек арасында гомер үткәрәсе килми иде. Аның егетенең кесәсеннән акчалары өзелмәскә тиеш, кимендә шәһәрдә баш төртерлек фатиры булсын, өф-өф итеп кенә яшәтсен Әнисәне.

Маратның туй турындагы сүзләре буенча фикер йөрткәндә, әнә аның мөмкинлеге бар, ахрысы. Ресторанда туйлар үткәрү зур чыгымнар сорый…

Егет тә нык ошатты бугай Әнисәне, гел күзләренә генә карап торды. Әнисәнең Казанда укыганын белеп калгач, чат ябышты.

Мин дә Казанда заводта эшлим. Әйдә очрашабыз, телефон номерыңны бир миңа, – дип каныкты.

Маратның тәкъдимен сүз арасында гына әнисенә дә чиште Әнисә.

Нигә, ипле генә егет күренә. Очрашып сөйләшеп кара, әллә ошап китәр. Акчалы булганга охшый дисең үзең, – дип фатиха бирде әнисе дә.

Казанга баргач көн аралаш дигәндәй телефоннан шалтырата башлады Марат, гел очрашу турында сөйләде. Бер буш вакытында Әнисә ризалыгын бирде, яшәгән тулай торагының адресын әйтте.

Гаҗәпкә калдырды Әнисәне егет. Очрашуга ул елкылдап торган чит ил машинасына утырып килде. Шул самолетка тиң машинага утыртты Әнисәне, тирбәлдереп кенә шәһәр урамнары буйлап җилдерде. Паркка барып, алар кышларга калган кыр үрдәкләрен күзәттеләр, сөйләштеләр-аралаштылар. Тротуарлар буйлап йөргәндә аяклары өшеп калды Әнисәнең. Ул егет тарафыннан бер кафега кереп утырып җылынырга тәкъдим булыр, дип өмет иткән иде. Никтер бу хакта Марат сүз кузгатмады. Шулай да бик күңелле булды бу очрашу.

Атна үттеме икән, тагын Марат шалтыратты:

Фәрит белән Гөлсинә шәһәр карарга киләбез, диләр. Кибетләрдә йөрергә җыеналар, ахрысы. Мине машинада йөртүемне сорадылар. Әйдә безнең белән. Күптән очрашканың юк шикелле синең дә сеңлекәшең белән, – дип яңалык сөйләде. Дәресләреннән сорап китте Әнисә. Әлбәттә, аның яңа гаиләне күрәсе килә иде.

Очрашу бик шатлыклы булды. Шуннан бергәләшеп кибетләр буйлап йөрделәр алар Маратның машинасына утырып. Инде кунакларны озатып куябыз дигәндә, Марат бер сүз әйтми барысын үзәктән ерак булмаган бер күпкатлы йорт янына китереп туктатты. Шуннан кесәсеннән ачкычлар тартып чыгарып:

Әйдәгез инде минем фатирны да күреп китегез, – диде.

Ах-ух килеп лифтта тугызынчы катка кадәр күтәрелделәр. Иркен ике бүлмәле фатирга килеп керделәр. Зур тәрәзәләрдән шәһәр уч төбендә төсле күренә иде. Әлегә фатир эче буп-буш икән. Бер җиһаз әсәре юк.

Өйләнгәч тә затлы җиһазлар алып тутырам мин, – диде Марат Әнисәгә мәгънәле карап.

Кунакларны автобуска кадәр озатып куйдылар да, Әнисә үз тулай торагы янында төшеп калды. Бу төнне йокысы йокы булмады аның. Гел күз алдында Марат торды. Дөресен генә әйткәндә, Марат үзе түгел, ә аның иркен фатиры, матур обойлар ябыштырылган стеналары, ламинат җәелгән идәннәре, ялтырап торган ваннасы, газ плитәсе... Машинасы да тегенди-мондый гына түгел бит, затлылыгы бөркелеп тора. Их, шундый фатирларда яшисе, шундый машиналарда җилдерәсе иде гомер буе...

Шулай итеп, Әнисә белән Марат ешрак очраша башладылар. Маратның кызык эзләп кенә йөрмәгәне көн кебек ачык иде. Егетләрнең кайберсе ышандырып йөргән була, тау кадәр вәгъдәләр бирә, гел мәхәббәт турында сөйли. Икенче караганда юкка чыккан, имеш, эзләп тә таба алмыйсың аны. Хисләре суынган икән, холыклар туры килмәгән...

Ә Марат беренче көннәрдән үк Әнисәгә үзенә кияүгә чыгуын сорады. Бар күңеле белән аңа тартылды. Гел киләчәк тормышларын алсу төсләргә буяп күзаллады.

Сиңа туй күлмәген иң кыйммәтле бутиктан алырбыз. Балдаклар да кеше кызыгырлык саллы булсын. Әйткәнемчә, ресторан сатып алырбыз. Күпме телисең, шулкадәр кунак чакырырсың. Ә туйдан соң берәр чит илгә сәяхәткә барырбыз. Италиягәме анда, Испаниягәме? Син ничек әйтәсең, шулай булыр. Фатирны да синең күңелеңә килешкән җиһазлар белән тутырырбыз.Чык миңа кияүгә. – дип ялынды очрашкан саен кызга.

Авылга ялга кайтканда Маратның тәкъдиме турында кат-кат өйдәгеләргә сөйләде кыз.

Җәйгә укып чыгасың. Яшең җиткән инде. Сөйләгәннәре хак булса, җитеш гаиләдәндер. Иркендә яшәрсең, балда-майда йөзәрсең, – дип дәртләндерде аны әнисе дә.

Нәкъ шул вакытта кунакка Гөлсинә белән ире Фәрит тә кайтып төштеләр. Әлбәттә, ахирәтенең хәлен белергә Әнисә дә барды. Аулакта өчәүләшеп сөйләшеп утырганда Әнисә аларга Марат белән очрашулары турында әйтеп алды, уенлы-чынлы тормышка чыгарга җыенуын әйтте.

Туйны ресторанда үткәрербез, чит илгә сәяхәткә барырбыз дип вәгъдә итә, - дип тә өстәде. Әнисәнең сүзләреннән Фәрит исә сүзсез калды. Бераз һушына килгәч:

Вәт башсыз нәмәрсә, төрмә ишеген ачып керергә уйлыймы икән ни ул? – дип башын чайкады.Инде Әнисәгә гаҗәпкә калырга чират җитте. Шунда гына Фәрит җан дустының фалламаларын ачты.

Син аның машинасына утырып йөрдеңме? Фатирын барып күрдеңме? Әйе, барысы Маратныкы, аның исемендә документлар. Тик бит болар барысы кредитка алып җыелган. Машинасының ссудасын бер ел дә түләмәгән әле. Фатирга унбиш ел ипотека түлисе. Туйны бурычка алып үткәрергә җыена. Сәяхәткә тагын бер кредит алачак. Ә ничек түләргә бу акчаларны? Аеның аена түләргә хәзердән җитми аның акчалары. Ипи-су белән туена. Хәер, син кияүгә чыксаң, икәүләшеп түләрсез. Тартып-сузып җиткересез әле ничек тә...

Ни хәлдә өйгә кайтып җиткәнен сизмәде Әнисә. Кобарасы очкан иде кызның. Әнисе калтырап төште аны бу кыяфәттә күргәч. Икәүләп бу яңалыкны тикшергәч, җиңел сулап куйдылар әниле-кызлы. Ходай коткарган бу афәттән.

Алай дисәң, безнең илдә ун кешенең тугызы муеныннан бурычка баткан. Ай саен эш хакы алабыз да, шатланып кредит түләргә чабабыз. Кредитка ашыйбыз, кредитка киенәбез, гомеребез дә кредитка бирелгән инде, ахрысы...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100