Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйммәтле булган саен сәләмә»: Айдар Галимовның яңа образын тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
«Кыйммәтле булган саен сәләмә»: Айдар Галимовның яңа образын тәнкыйтьләгәннәр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов сәхнә образларын яңартып тора. Аларны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куеп, халык фикере белән дә кызыксына. Әмма Айдар Галимовны яраткан буын яңа образларны кабул итеп бетерә алмый.

«Ул – иң яхшысы, менә стилистын алмаштырырга кирәк»;

«Ник ул кием кыйммәтле һәм модада булган саен иске кием кебек сәләмә соң»;

«Ул чылбырлар нигә инде»;

«Бу пиджакны салып ат, Айдар! Ул сине бизәми», – кебек комментарийларга каршы «Аның тавышына үзен тотышына сокланып утыргач, киеме күзгә дә ташланмый», – дип җавап язганнар.

«Капчык кисә дә яраткан җырчым булып кала», «Бу бит сәхнә образы гына, иң мөһиме сәхнәдә үзен тотышы һәм моң булуы», – дип язучыга «Тавышы шәп, әмма киеме дә туры килергә тиеш, стиль дә ярар инде, тегүчесе оста түгел, чалбары яхшы утырмаган», – дип җаваплаган икенчесе.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Татарча белмәгән кеше татар концертына килми. Мәскәүдә дә, Питерда да. Мин Ленинградта Әлфия Авзалова концертын караган кеше, Эстрада театры бинасында, иртәгә Ташкентка очабыз, диде мәшһүр җырчы татарча. Концертны аның кызы Зөлфия алып барды. Айдар Галимов кебек атаклы җырчыларга рәхмәттән башка сүз юк. Яшьләрне тәртипкә чакырырга кирәк, картларны түгел.
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Мондыйрак чалбарны бер кызыбыз киеп жырлаган иде инде. Репертуар бер дә яңармый.
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Ябык әзрәк һәм яңа җырлар булса иде. Әлмәттә почти гел урысча сөйләдегез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100