Мәхәббәттән дә матуррак нәрсә бар? Эчкерсез, риясыз һәм көчле мәхәбәттән? Волгоград һәм Волжскийда яшәүче 6 хатын-кыз менә шуның турында хыялланган. Бу хатын-кызларның барысы да, бары тик үзләрен яратсыннар өчен, үз йортларын, фатирларын, машиналарын саткан, кредитлар алган. Һәм алар үзләренең әлеге ирнең бердәнбер мәхәббәтләре түгеллеген аңлагач кына, гомерлек мәхәббәтләрен җаваплылыкка тарту өчен берләшкән. Бу хакта v1.ru сайтында язалар.
Барысы да Бөек Устюгта яшәүче Ольга Збаражскаяның Сочида ял иткәндә сөйгән егете Сергей белән бергә төшкән фотосын социаль челтәрләргә урнаштыруыннан соң башлана. Ләкин лайклар һәм мактау сүзләре урынына аңа моңа кадәр таныш булмаган хатын-кызлардан хатлар ява башлый. Сергей бер үк вакытта берничә хатын-кыз белән очрашкан, шул ук вакытта бу очрашуларны үз файдасына кулланган.
Сочида бергә төшкән фотоны социаль челтәргә куйгач, социаль челтәрдәге кызлар, аның аферист икәнен әйтеп, миңа яза башладылар. Алар аның минем өчен кем булуын сорый башлады. Шуннан Сергей миңа беркем белән дә аралашырга рөхсәт итми башлады, аларның безнең бәхетебезне җимерергә теләгән элек йөргән кызлары икәнен аңлатырга тырышты, — дип искә ала Ольга.
Ул хатын-кызлардан акча алган, бу акчага ял иткән, үзенә әйберләр сатып алган. Ә миңа ул акчаны үзе эшләвен әйтте. Без дин, намуслылык һәм гаделлек турында сөйләштек, болар сөйләшүләр булып кына калды. Чынлыкта ул башка кеше булып чыкты, –ди ул.
Ольга Сергей белән «Одноклассники» социаль челтәрендә ничек танышуларын сөйләде. Беренче карашта ул намуслы, тәртипле һәм тәрбияле кеше тәэсирен калдырган.
Мине, әлбәттә, онкологиядән үлгән һәм үлеме алдыннан берничә миллион сум бурычы җыелган хатыны турындагы тарих шикләндерде. Мин аның тормышы турында уйлый, мәгълүмат җыя башладым. Аның үзенә бернәрсә дә әйтмәдем, чөнки ул – импульсив кеше, — дип сөйли Ольга Збаражская. – Ул бильярд турнирына китте. Ул миңа язды, мин коры гына җавап бирдем, аннары ул, атна ахырына кадәр дип, миннән 7 мең сум акча сорый башлады, мин аңа җавап бирми башладым.
Ольга сүзләренчә, ир-ат вакыйгаларга бай тормыш алып барган: аның яныннан, янәсе, вахта эшенә китәм дип, икенче хатын янына киткән, шул вакытта өченчесенә, онкология авыруыннан дәваланырга барам, дип сөйләгән. Аның корбаннары исемлеге артып барган.
Сергейның хатыннары аның белән аралашу тарихын бик теләп сөйли.
Бер хатын аңа, кызының туена дип, пандемия вакытында 180 мең сум акча күчерде, – дип искә ала Ольга Збаражская. – Акчасы булмавын әйткәндә дә, үзенә 70 меңгә кий (бильярд таягы) һәм 100 меңнән артыкка телефон сатып алды.
Берничә хатын-кыз, шулай ук Ольга, хокук саклау органнарына гаризалар белән мөрәҗәгать иткән.
Бер ир-атның һәм күп санлы хатын-кызларның акчага катышкан мәхәббәт тарихы шулкадәр гаҗәпләндерә, аны хәтта Андрей Малаховның популяр телетапшыру эфирында да җентекләп тикшерәләр.
Ирина Хуртовага әлеге ир белән мөнәсәбәтләр 900 мең сумга төшкән. Аның сүзләренчә, Сергей җир белән бергә аның йортын сатарга һәм акчаны аның автомәктәбенә кертергә, аның уртак хуҗасы булырга тәкъдим иткән.
Без 10 ел таныш. Мин Сергейның элеккеге хатынын белә идем, аның хатынын җирләгәндә дә катнаштым. Без аралашып тордык, чөнки шәһәребез кечкенә. Ике тапкыр җенси мөнәсәбәткә кердек, – дип искә ала Ирина. – Акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә килгәндә, Сергей, авырыйм, мин юк, дип әйтте. Безнең эш килешүе бар иде, мин үз йортымны бирәм, ә Сергей миңа торак арендалый. 750 мең сумлык йорт – автомәктәпкә керү взносы булырга тиеш иде. Ул миңа: «Син бизнесның бер өлешен сатып аласың», – диде, һәм мин, шулай итеп, бу компаниянең «уртак хуҗасы» булам. Ләкин миңа беркем дә бер тиен дә кулыма да бирмәде, картага да күчермәде. Документаль рәвештә боларның барысы да бер папкада сакланды. Аннары бер матур көнне бу папка минем өемнән юкка чыкты. Йортымда 5 ел диярлек яшәдем, картлыкка кадәр монда яшәрмен, дип уйлаган идем. Бу кеше мине бердәнбер йортсыз калдырды. Олыгаеп барганда йорт-җирсез калу бик авыр, – дип сөйли Малахов программасында Ирина ханым.
Ольга Бухарева Сергей Богачев өчен 150 мең сумлык кредит рәсмиләштергән.
Без социаль челтәрләр аша таныштык. Мин аның янына автомәктәпкә йөрдем, нәтиҗәдә, хәзер минем машина йөртү таныклыгым юк, ә менә 150 мең сумлык кредитым бар, аны инде икенче ел түлим, — дип искә ала Ольга Бухарева. –Ул миңа карата кызыксыну күрсәтте. Без аның белән йөрдек, аралаштык, ләкин интим булмады. Ул хатыны үлүен, әтисе онкология белән авыруын сөйләде. Акча сорады, аннан кайтарачагын вәгъдә итте. Ләкин бурычын түләмәде һәм, сәбәпләре итеп, әле авыруын, әле вахтага китүен, әле улының авариягә эләгүен әйтте, яисә гомумән телефон трубкасын алмады. Һәрвакыт ниндидер сәбәпләр тапты.
Тагын бер хатын-кыз Сергейның яман шеш белән авырып китүенә һәм дәвалану өчен акча кирәклегенә ышанып, 200 мең сумлык кредит алганлыгын белдерә. Хәзер аңа әлеге бурычларны түләргә туры килә.
Бу темага халык алдында беренче булып Сергейның хәзерге хатыны Мария Богачева сөйли. Ул сөйгәненең бу хатын-кызларның корбаны булуын әйтә. Һәм, моның сәбәбе итеп, нәкъ менә Мария һәм Сергейның өйләнешүен атый.
Хәзерге хатыны белән Сергей 2020 елның октябрь ахырында таныша, ул вакытта бу хатын-кыз башка кеше белән мөнәсәбәтләрдә була. Ләкин берничә айдан соң ул ир-ат белән аерылыша һәм Богачев янына килә. Өстәвенә, ул чын күңелдән сөеклесенең аларны дошман итеп күргән әлеге хатын-кызларның корбаны булуына ышана.
Телетапшыруны яздырган вакытта СИЗОда булган Сергей Богачев, закон белән барлык проблемалары Ольга Збаражская белән мөнәсәбәтләреннән соң һәм аның аркасында башлануын әйтә. Ул үзен гаепле дип санамаган һәм санамый да.
Ул миңа автомәктәп ачарга вәгъдә итте. Ул миңа: «Кадерлем, без сиңа машина сатып алабыз, сиңа нинди машина ошый?» – диде. Мин: «Аның өчен тагын акча эшләргә кирәк», –дидем. Ул: «Бу җиңел», — дип җавап бирде, – дип сөйли Сергей Богачев.
Шул ук вакытта Сергей бер үк вакытта берничә хатын-кыз белән очрашуында бернинди дә гаеп күрми.
Бу – хатын-кызларның үче генә. Ул хәзерге хатыным белән мөнәсәбәтләремне белгәнчегә кадәр, боларның берсе дә булмады, – дип сөйли Сергей. – Аңа бу акча бөтенләй кирәк түгел. Монда яхшы мөнәсәбәт, ир-атларның сөйгәненә карата игътибары гаепләнә. Эчкерсезлектән интегәм. Мин дә аңа ышандым бит, – ди ул.
Суд утырышында ачыкланганча, җинаять эше фигурантының 2017 елның ноябреннән 2021 елның февраленә кадәр ялгыз хатын-кызлар белән ышанычлы мөнәсәбәтләргә керүе ачыкланган, билгеле бер вакыттан соң, ул өйләнергә вәгъдә итеп, алардан акча сораган. Акча алгач, алар белән элемтәне өзгән. Мондый ысул белән ул 3 миллион сум акча үзләштергән, аларны үз ихтияҗлары өчен тоткан, – дип сөйләделәр Волгоград өлкәсе прокуратурасында.
Суд җинаять эше фигурантына карата 6 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә урнаштыру карарын чыгара. СИЗОда утырган бер көне колониядәге көн ярымга саналачак. Димәк, Сергей ел ярым срогын инде утырган булып чыга.
Моннан тыш, Сергей кызларга аның мәхәббәте китергән зыянны — 2 миллион сумга якын акчаны кайтарырга тиеш.