Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыерсыттың да, суккалап та алдың»: Иркә узган елга хисап ясаган

«Аңладым, ныгыдым. Рәхмәт сиңа. Рәхмәт Ходаема! Ни генә булмасын, мин бәхетле», - дип яза җырчы.

news_top_970_100
«Кыерсыттың да, суккалап та алдың»:  Иркә узган елга хисап ясаган
Абдул Фархан

Җырчы Иркә узган 2019 елга «хат» язган. Шул хатын ул Инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Сау бул, 2019 ел, дуңгыз елы. Минем өчен иң авыр, сынаулы ел булдың син. Шул ук вакытта күп яңалыклар да, үсеш тә алып килдең. Күп әйберләргә күземне ачтың, кыерсыттың да, суккалап та алдың. Кайбер вакытта, арткы якка тибеп, алга барырга өндәргә дә өлгердең.

Мин бу елны, башкаларын онытсам да, онытмам. Син, дуңгыз елы, башкалардан аерылдың шул. Куп еллар буена эзләгән сорауларыма җавап таптым. Аңладым, ныгыдым. Рәхмәт сиңа. Рәхмәт Ходаема! Ни генә булмасын, мин бәхетле.

Алда 2020 ел, Тычкан елы. Мин туган ел, минем ел. Һәрберегезгә рәхмәтле мин. Хөрмәт итүегезгә, тыңлауыгызга, яратуыгыз өчен рәхмәт, тамашачым!!!

Якыннарым! Мин сезне яратам. Гаиләмне яратам. Якын дусларымны яратам. Бәйрәм белән сезне дусларым!», — дип язган Иркә.

Иркәне тамашачысы Яңа ел белән котлаган, аңа уңышлар теләгән. «Сезне яратмыйча булмый», «Яңа еллар белән», «Бәхетле булыгыз», дип язганнар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сау бул,2019 ел,ДУНГЫЗ елы...Минем очен ин авыр,сынаулы ел булдын син..Шул ук вакытта куп яналыклар да,усеш тэ алып килден...Кууууууууп эйберлэргэ куземне ачтын,кыерсыттын да,суккалап та алдын...Кайбер вакытта,арткы якка Тибеп алга барырга ондэргэ дэ элгерден...Мин бу елны,башкаларын онытсам да,ОНЫТМАМ...Син дунгыз елы,аерылдын шул башкалардан..Куп еллар буена эзлэгэн сорауларыма жавап таптым.Анладым.Ныгыдым...РЭХМЭТ сина...Рэхмэт ХОДАЕМА!!!Ни генэ булмасын,мин БЭХЕТЛЕ...Алда 2020 ел,ТЫЧКАН елы..Мин туган ел,минем ел..Хэрберегезгэ рэхмэтле мин..Хормэт итуегезгэ,тынлауыгызга,яратуыгыз очен рэхмэт,тамашачым!!!❤️Якыннврым❤️Мин сезне яратам❤️Гайлэмне яратам❤️Якын дусларымны яратам❤️Бэйрэээээм бн сезне дуслаарым❤️❤️???

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100