Яшь кычытканнан җиңел һәм витаминлы гади генә салат ясап куярга була.
Салат өчен кычыткан, пешкән йомырка, кузгалак, редиска, тоз һәм каймак кирәк була. Кычытканны кайнар суда пешекләп алырга. Суы саркыганнан соң, турарга. Шулай ук кузгалак, йомырка, редисны да турарга. Теләсәгез, суган кыягы салырга да була. Тоз сибәргә, каймак салырга һәм барысын бергә болгатырга. Язгы салат әзер.