news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кычыткан ашы рецепты

news_top
Кычыткан ашы рецепты
Фото социаль челтәрдән

Тамада Гүзәл социаль челтәрдәге битендә кычыткан ашы рецептын тәкъдим иткән.

Кычыткан ашы өчен: фрикаделька, бәрәңге, кишер, кычыткан, йомырка, тоз, яшел суган.

Кайнаган суга фрикаделькалар, бәрәңге, кишер салып пешерергә. Пешеп җиткәндә кычыткан турап салырга, аннары - шулпаны болгата-болгата туглаган йомырка. Ике минуттан сүндереп куярга. Табынга биргәндә яшел суган салырга кирәк.

«Кычыткан ашына карата ике төрле фикер ишеткән бар. Ул безне ачлык заманда саклап калды, мин кычыткан ашын бик яратам, ә икенчесе – ачлык заманда бик күп ашадым мин аны, хәзер ашарга җитәрлек, ашамыйм! Мин үзем ачлык заманын күрмәдем. Кычытканны витамин чыганагы, иртә язның яшел ризыгы буларак яратам», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар