Яз җитте исә койма буйларында кычыткан «борын төртә». Хуҗабикәләр витаминлы аш пешереп калырга ашыга. Аны итле итеп тә, итсез дә, башка яшелчәләр өстәп яки умач белән дә пешерәләр.
Кычыткан ашы язгы авитаминоздан котылырга ярдәм итә, энергия бирә. Кычыткан яфрагында А, В, С, Е, К витаминнары, макро- һәм микроэлементлар комплексы бар. Организмны шлаклар, токсиннардан чистарта, холестерин күләмен киметә. Интернет киңлекләрендә кычытканнан пешерелгән ризыкларларны кан басымы югары булган кешеләргә һәм булачак әниләргә ашарга киңәш ителми.
Татарстанның халык җырчысы Зөлфия Шакировадан кычыткан ашы рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 2 литр шулпа, 1 суган, 1 кишер, 200 грамм кычыткан, 1 бәрәңге, 3 йомырка, он.
Эш барышы: Кычытканны салкын суда берничә тапкыр юарга, аннары эре итеп турарга һәм кайнар суда пешекләп алырга кирәк.
Кишерне, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга. Барысын да кайнап торган шулпага салырга, шунда ук кычытканны салып, 20 минут пешерергә.
Бер йомырка сарысын он белән болгатып, умач ясарга. Ике йомырканы һәм бер йомырка агын тугларга, шулпага салырга.
Соңыннан умач салып, тагын 3-4 минут кайнатырга. Әзер кычыткан ашын каймак яки катык белән табынга бирергә мөмкин.
Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә авылда кычыткан җыйган фотосын куйган иде. «Укроп, яшел суган, йомырка туглап салып пешерәсең, ачыган катык белән ашасаң», дип «авыздан сулар килерлек» итеп сөйләгән иде җырчы.
Зөлфия Мифтахетдиновадан каз ите шулпасында кычыткан рецептын тәкъдим итәбез. «Каз итен суда кайнатып, шулпа ясадым. Шулпага бераз кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, петрушка салып пешердем. Соңыннан кычыткан һәм 2 зур йомырка туглап салдым. Ничек кенә, нәрсә генә салып пешерсәгез дә кычытканлы аш пешерергә тырышыгыз», – дип язган хуҗабикә.
Аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан чираттагы рецепт: ит шулпасы кайнатырга, сөзәргә, шулпага 1-2 бәрәңгене саламлап турап салырга.
Кычытканның матур өске яфракларын җыярга, юарга, кайнар су белән пешекләргә, вак итеп турарга, 4-5 йомырка салып тугларга. Шулпага йомыркалы кычытканны салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга.
Кишер белән суганны майда кыздырырга, лавр яфрагы салырга.
«Элек «кысыр аш» пешерәләр иде, анысы итсез шулпага гына. Ә итле шулпа үзенчә тәмле», – дип яза Мәрьям ханым.
Тамада Гүзәл социаль челтәрдәге битендә кычыткан ашы рецептын тәкъдим иткән.
Кычыткан ашы өчен: фрикаделька, бәрәңге, кишер, кычыткан, йомырка, тоз, яшел суган.
Кайнаган суга фрикаделькалар, бәрәңге, кишер салып пешерергә. Пешеп җиткәндә кычыткан турап салырга, аннары – шулпаны болгата-болгата туглаган йомырка. 2 минуттан сүндереп куярга. Табынга биргәндә яшел суган салырга кирәк.
«Кычыткан ашына карата 2 төрле фикер ишеткән бар. Ул безне ачлык заманда саклап калды, мин кычыткан ашын бик яратам, ә икенчесе – ачлык заманда бик күп ашадым мин аны, хәзер ашарга җитәрлек, ашамыйм! Мин үзем ачлык заманын күрмәдем. Кычытканны витамин чыганагы, иртә язның яшел ризыгы буларак яратам», – дип язган ул.
Ә сез кычыткан ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле?