Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кычыткан ашы рецепты

news_top_970_100
Кычыткан ашы рецепты
Гөлүзә Василова

Яз җитү белән 1-2 тапкыр булса да кычыткан ашы пешерергә кирәк, дип киңәш итәләр. Яңа гына чыккан кычытканда витаминнар аеруча күп. К, В2, В3 витаминнарына бай булуы белән дә файдалы ул. Кычыткан составында органик кислоталар да бар.

«Шәһри Чаллы» газетасыннан кычыткан ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Аш пешерү өчен яшь кычытканны салкын суда яхшылап юарга. Аннары кайнап торган суга салып, берничә минут тотарга. Суын саркыткач, кычытканны вак итеп турарга. Кайнап торган итле шулпага кыздырылган суган белән кишер салып кайнатырга. Аннары телемләп туралган бәрәңге салырга.

Ашка үзегезгә ошаган ярманы салырга була. Умач белән дә тәмле була. Шулпа кайнап чыккач, кычытканны салырга, шулай ук йомырка салырга да мөмкин. 

Пешеп җитәр алдыннан башка тәмләткечләр дә кушарга була. Табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин.

Кычыткан ашын итсез дә пешерергә мөмкин. Кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып салырга. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 май 2023
    Исемсез
    Мин сөтле аш итеп пешерәм электән үк. Искиткеч тәмле аш була!
  • 9 май 2023
    Исемсез
    Э ин тэмлесе сэткэ бэрэнге,суган,кычыткан салып пешергэн аш😋😋😋 Йомырка да болгатып салсан,мммммм!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100