Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кычкырганын бөтен урам ишетте, ярдәмгә килүче булмады». Яшь кызны сөйгән егете үтергән

news_top_970_100
«Кычкырганын бөтен урам ишетте, ярдәмгә килүче булмады». Яшь кызны сөйгән егете үтергән
Фото: © «Татар-информ»

Новосибирскида 17 яшьлек кызны үтерүче ир-атны 15,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аны үтерүдә һәм үтерү белән янауда, балигъ булмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүдә, җәзалауда гаепле дип таптылар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз Хушнуд Хамроев исемле егет белән очрашып йөри, аннары аерылышырга була, ләкин егет кабат кайта, гафу үтенә.

Кызның танышлары сүзләренчә, авыр мөнәсәбәтләрдән туйган кыз, 2022 ел җәендә егет белән аерылышырга тели. Ләкин егет моның белән килешми. Ул корбанын эзәрлекли башлый, үтерү белән яный, кыйный. 26 июльдә егет пычак алып килә һәм сөйгәненә 17 тапкыр кадый.

Әлеге җинаятьне узып баручы машина видеокамерасы төшереп тора. Автомобильчеләр, якындагы йортларда яшәүчеләр яраланган кызның ачыргаланып кычкырганын ишетә, тик ярдәм итәргә килмиләр.

Кызның анасы фаҗигане булдырмый калырга тырышкан. Ул кызын эзәрлекләүче егет турында полициягә берничә тапкыр мөрәҗәгать яза. Ләкин аңа ярдәм итмиләр. Кызын югалткан ана судның соңгы утырышына да килә алмаган.

Хамроев кызның анасына 400 мең сум матди, 2,5 млн сум мораль зыян өчен түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 март 2024
    Сирень
    Тулэми ул аны...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100