Кычытканлы щи
Лениногорскиның "Заман сулышы" газетасыннан кычытканлы щи рецептын тәкъдим итәбез.
![Кычытканлы щи](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/5/15/43712089955433600ca1127327ee0301aebf1fdf875a41487160096a3877.jpg)
200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч.
Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/54cb16d8b4611ce9ad44e7e9f85f0bc02befe7e7c5509a3d5973abaa40c7.jpg)
Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга. Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.
Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга. Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә.
Табынга биргәндә каймак һәм телемләп туралган йомырка салырга.
Май кычытканыннан аш пешереп калырга ашыгыгыз!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/29c48bd2b8fa3023b4b540598909dc2e19a64d99a53a766ba1073735d311.jpg)