Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кычыткан, йод һәм сыра - тишелеп чыккач, кишергә нинди ашлама сибәргә?

Ашлама сипсәң, кишер баллырак, формасы дөрес була.

news_top_970_100
Кычыткан, йод һәм сыра - тишелеп чыккач, кишергә нинди ашлама сибәргә?
pixabay.com

Түтәлдә кишер орлыгы тишелеп чыккач, аңа ашлама сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кишергә көл эремәсе сибәргә була. Бер стакан көлне ун литр суга кушыгыз, эремәне ике-өч көн төнәтегез. Аннары кишер түтәленә сусипкеч белән сибеп чыгыгыз.

Кычыткан төнәтмәсе сипсәң, кишер баллырак була. Ун литрлы чиләкнең 2\3 өлешенә яшел кычыткан тутырыгыз, 0,5 литр көл кушыгыз, аннары су тутырыгыз. Бер атна төнәткәч, әлеге эремәгә 1\10 исәбенә су кушыгыз.

Сыра да бик шәп ашлама була. 100 грамм чи чүпрә яки өч кап коры чүпрәне өч литр суда эретегез, бер аш кашыгы шикәр кушыгыз. Сыра әчеп беткәнче, җылы урында тотыгыз. Бу эремәгә 1\10 исәбенә су кушыгыз.

Йод эремәсе ясар өчен, ун литр суга 10-15 тамчы йод салыгыз, болгатыгыз. Бу эремәне шунда ук түтәлгә сибәргә кирәк.

Кычыткан, сыра һәм йод эремәсен кишернең тамырларына банка белән салып чыгарга кирәк.

Болай итеп ашлаган очракта, кишер дөрес формада, зур булып үсә, баллы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100