Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кычыткан ашы рецепты

Инстаграмда "Татар ашлары" сәхифәсеннән кычыткан ашы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кычыткан ашы рецепты
Кычыткан ашы пешерү өчен: 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр кирәк. 

Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2—3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм, иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз. Суы саркып беткәч, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10—15 минут томалап пешерәбез. Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз. 

Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез.

Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кычыткан ашы. Кычыткан ашы пешерү өчен: 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр кирәк. Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2—3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм, иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз. Суы саркып беткәч, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10—15 минут томалап пешерәбез. Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз. Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез. Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз. #татарашлары #миллиризыклар #тэмлебулсын #рецептлар

Публикация от tatar_ashlary (@tatar_ashlary)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100