Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кычкырма»: 17 яшьлек кызга үз йортындагы лифтта һөҗүм иткәннәр

«Буратино» әкиятендәге Базилиога охшаган ир-ат 17 яшьлек кызны без яки пычак кебек әйбер белән куркыткан.

news_top_970_100
«Кычкырма»: 17 яшьлек кызга үз йортындагы лифтта һөҗүм иткәннәр
Илнар Төхбәтов

25 декабрьдә Сызрань шәһәрендә 17 яшьлек кызга лифтта пычак яки безгә охшаган әйбер белән янап, бер ир-ат һөҗүм иткән. Бәхеткә, бала җинаятьчедән качып котыла алган. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Баланың анасы балигъ булмаган кызына һөҗүм турында социаль челтәрдә язган. «Аңа карап торышка 45-50 яшь чамасы булган. Буе уртача, бик ябык, кап-карадан киенгән, яңаклары эчкә баткан. „Буратино“ әкиятендәге Базилиога охшаган, кара күзлек кигән», диелгән ул хәбәрдә.

«КП-Самара» журналистлары Маргарита исемле бу хатын белән аралашкан.

«Кристина лифт чакырган, бу ир-ат лифт эчендә килгән. Ир-ат чыккан, кызым кергән. Лифт ябыла башлагач, ир-ат кулын сузып керткән, кабина ачылган», — дип сөйли әни кеше.

Аның сүзләренчә, җинаятьче кызга «кычкырма» дигән. Кыз исә тыңламаган, кычкырган. Аннары ир-ат аның өстенә килә башлаган. Кристина этеп җибәргән, ир-ат лифттан чыгып киткән, кыз исә тугызынчы каттагы фатирына менеп качкан. Гадәттән тыш хәл сигезенче катта булган. Лифт та шунда кадәр генә менә икән.

Фатирдан кызның үги әтисе йөгереп чыккан, ул җинаятьчене куып тотмакчы булган. Йөгереп чыкканда әти кеше үзе дә баскыч култыксасына бәрелеп, кабыргасын имгәткән.

«Ул лифт килгәнен ишеткән, аннары этажлар арасында ишек шапылдап ябылган. Һөҗүм итүче кеше якында гына яшидер кебек, бәлки берәрсенә кунакка килгәндер. Полиция өч сәгатьтән соң килде, фатирларны йөреп чыктылар, тик аларның яртысы да ишек ачмады. Башкалар исә берни ишетмәгән, күрмәгән», — дип сөйли Маргарита.

Кыз бала хәзер стресс кичерә. Фатирдан бары тик егете, әбисе яки әнисе белән чыга.

Сызрань буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә кызның анасының гаризасын кабул итеп алганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100