КХЛ 2 миллиард сум таратты: «Ак Барс» хоккей клубының өлеше нинди?

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы 2024/2025 сезоны нәтиҗәләре буенча Континенталь хоккей лигасыннан 111,3 миллион сум алды. Бу хакта КХЛ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы клубларга 2 157 098 260 сум бүленде, бу – узган сезон белән чагыштырганда 2 тапкыр диярлек күбрәк.
Акча телевидение һәм беттинг хокукларын сату исәбенә тупланды. Лига 2024/2025 сезонында халыкара телеканалларда 745, федераль «Матч ТВ» каналында 106, төбәк каналларында 707 матч күрсәтте.

2024/2025 ел нәтиҗәләре буенча иң күп акча алган 10 команда исемлеге. Ильяс Хаҗиев дизайны
2023/2024 сезоныннан башлап клублар арасында акча бүлү яңа кагыйдәләр буенча башкарыла.
Гомуми сумманың 30%ы спорт казанышлары өчен, ягъни уен нәтиҗәләренә карап, пропорциональ рәвештә бүленә. Ә калган 70%ы исә клуб рейтингына нигезләнеп бүленә, әлеге рейтинг түбәндәге 9 күрсәткечне үз эченә ала:
- спорт казанышлары – 20%
- спорт нәтиҗәсенең кыйммәте – 20%
- дәүләт финанславы – 10%
- хоккейчыларның хезмәт хакын вакытында түләү – 5%
- тамашачылар саны һәм ареналарның тулылыгы – 10%
- тамашачылар өчен сервис – 5%
- ТВ-индекс – 10%
- лицензия һәм билет программасыннан, ашамлыклардан керемнәр – 10%
- массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш – 10%
Шулай итеп, акча бүлү бары тик уендагы җиңүләр белән генә түгел, ә финанс тәртибе, тамашачы белән эшләү осталыгы дәрәҗәсе белән дә бәйле. КХЛ клубларга акча бүлү системасын 2014/2015 сезоныннан башлап куллана.

2014/2015 сезоныннан башлап клубларга бүленеп биргән акча күләме. Ильяс Хаҗиев дизайны
Лига клубларга акчаны уенчылар өчен сервисны яхшыртуга, җиһазлар сатып алуга һәм ареналар инфраструктурасын яңартуга юнәлтергә киңәш итә.