Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КВНның ярымфиналы: Сыер сатып, акчасын “Татфондбанк”ка салдык, ул да... (видео)

Безнең халыкта татар КВНына шикләнеп караучылар бар. Янәсе, каян килсен татарга юмор? Дөрес, татарларда юмор төшенчәсе нык артта. Әмма соңгы елларда юмор төркемнәре генә түгел, “квнчылар” да безне елмаерга өйрәтеп маташа бугай.

news_top_970_100
КВНның ярымфиналы: Сыер сатып, акчасын “Татфондбанк”ка салдык, ул да... (видео)

Сер түгел, билдән түбән мәзәкләрдән егыла-егыла көлүче, ә башкасын көлкегә санамаучы тамашачы да буа буарлык. Мәсәлән, русларның “Комеди клаб”ын алыйк. Анда оятсыз булмаган мәзәк юк диярлек. Алай дисәң, “Вечерний Ургант”та тегенди-мондый темаларга артык кермәсәләр дә, татарларның иң көтеп алынган тапшыруы бу. Соңгы еллардагы татар юморы динамикасын күзәтүчеләр дә килешер: юморны хәзер түрәләрдән көлү, илдә барган вәзгыять тудыра.


Кичә Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубының Югары татар Лигасы уеннарының ярымфиналы үтте. Анда Буаның “Чүпрә”, Әлмәтнең “ӘДМХИ”, Арчаның “Казан арты”, Мәскәүнең “Понаехали” КГАУның “Әкәмәт”, ИФМК КФУның “Татар team”, КИУның “Арыш мае” командалары көч сынашты.


Командаларның көчле әзерлеге чыгышлар башланганчы ук күзгә ташланды. Сәхнәдә репетиция вакыты беткәч аларның кайсы холлда, кайсы залда – кайда туры килә, шунда чыгышларын кабатлый.

Репетицияләр: Казан арты сыер сава, Татар team алардан курка

Иң элек Арчаның “Казан арты” командасы репетициясенә юлыктым. Егетләр кызып-кызып музыкаль номер кую белән мәш киләләр. “Минем әни иртә белән керми инстаграммга, сыер сава. Авылда да бердәнбер ул, чәченә химия ясатмаган. Пинцет белән кашын түгел, үрдәк суйгач, йонын йолкый. Ике таяк белән роллы ашамый, носки бәйли” кебек актуаль җырларын ишеткәч, залны шартлатачакларына шикләнмәдем. Шулай булып чыкты да.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Татар team” командасы узган елгы КВНның Гран-при ияләре. Үз көчләренә ышансалар да, курку юк түгел үзләрендә.

– Былтыр Чаллы шәһәреннән килгән КВН командалары бик күп иде, – ди Г.Тукай ис. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директор урынбасары, команда җитәкчесе Дамир Хөснетдинов.  – Быел алар әкренләп-әкренләп төшеп калдылар. Аның каравы, Арча, Буа районнары ярымфиналга килеп җитте. Бу шатлыклы күренеш. Чөнки һәр районда лигалар җыелды һәм алар ныгып, баеп монда киләләр. Быелгы командалар узган елга караганда көчлерәк. Менә быел куркып утырам әле. Безгә шунысы җиңелрәк: татар факультеты студентлары татарча әйбәт белә, разминкаларда үзләрен яхшы яктан күрсәтә.

“Татар team” быел үзенең төп көндәше дип “Казан арты” командасын саный. Шулай ук “Әкәмәт”тән дә шүрлиләр.

– “Әкәмәт” командасы былтыр ярымфиналда төшеп калган иде. Тик быелгы уеннарын карап барам, искитмәле! Шуның кадәр шомарганнар, үскәннәр, – ди Дамир Хөснетдинов.

“Татфак” командасы җитәкчесеннән билдән түбән булган юморга карашын да сораштым.

–  Элегрәк Чаллы командаларында булгалый иде. Хәзер аны бик кулланмаска тырышалар. Шәхсән мин дә команда җитәкчесе буларак, андый темадан ераграк торырга тырышам, – ди ул.

Татар юморына билдән түбән төшәргә дә кирәкми!

Сүз дә юк, КВНга йөрү гадәте безгә әле ят нәрсә. Эстрада артистлары концертына чаба халык, ә монда килми. Тик шулай да ярымфиналда залда алма төшәр урын да юк иде. Кемдер билетны таныш-белешләре аша бушка эләктергән, кемнәрдер сатып алган..

- КВН турындагы хәбәрне “Истаграмм”нан күрдем, – ди массажист булып эшләүче Гөлфинур Җәлилова. – Русларның КВНнарын, юмор кичәләрен көтеп алам. Нигә әле татар КВНы карамаска дип уйладым.

Мөслимә Гыйззәтуллина Кайбычтан килгән. Ул Ябалак авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

-         Безнең җирлектә оешкан команда Буада Югары лига уеннарында катнашып, зона ярышларында беренче урынны алдык. Шуңа күрә башка командаларны карарга, тәҗрибә җыярга, өйрәнергә, камилләшергә дип монда килдек, – ди.

Татарда юмор юк дигән сүзләр белән килешми ул. Аның сүзләренчә, татар юморы бик кызыклы һәм тормышчан. Аңа хәтта билдән түбән төшәргә дә кирәкми, ди Мөслимә ханым.

КВНда сәяси юмор бармы? Бар. 1 данә...

Илдә барган хәлләрне юморга төреп бирү көчле һәм уңышлы алым. Тик командалар арасында бары тик “Татар-team”гына “Татфонбанк” ябылуга төрттереп алды. “Сыер сатып, акчасын “Татфондбанк”ка салдык, ул анда янды. Нигә инде без бу сыерны асрадык?” дип җырлады алар.

Аның каравы, “КВНщик”лар артистларга рекламаны шәп ясый. Элвин Грей, Ленар Яшен уеннарның төп фаворитлары булды. Салават белән Элвин Грей арасында чыккан бәхәсне дә искә алдылар. Ә менә Мәскәүнең “Понаехали” командасы исә: “Хәзер сәхнәгә яшь, чибәр егет, җырчы, романтик Илназ чыгачак”, дигәч, күпләрнең күзе жюрида утырган Илназ Сафиуллинга төбәлде. Ә юкка! Сәхнәгә Илназ Гарипов чыкты. “Гаишник” белән булган миниатюрада аның “Ниттем – бетте-китте” җырын чәйнәп алдылар.

КВНның иң җаваплы өлеше ул - “разминка”. Монда йә каласың, йә янасың. Осталыклары ягыннан әлеге дә баягы “Казан арты”, “Татар team” командаларына тиңнәр булмады.

Тәбрис – булдырдыгыз! Шәкүр – булдырып бетермәдегез...

Шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев һәр чыгышлары биш балл белән бәяләнергә лаеклы “Казан арты”, “Татар team”, “Әкәмәт” командаларын аерым билгеләп үтте. “Арыш мае”, “Чүпрә”, Понаехали” төркемнәренә исә килгән өчен зур рәхмәт белдерде һәм: “Сезнең потенциалыгыз бик зур, бу сәхнәдә сезне кабат күрербез дип ышанып калабыз”, – диде.

Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татарча КВНның үсүенә шатлануын белдерде. “Сәхнә бүген – чын сугыш кыры”, диде. Аерым әйткәндә, ул Буаның “Чүпрә” командасына зур уңышлар теләде. Искәртеп узыйк, әлеге команда иң яшь катнашучылардан тора.

Илназ Сафиуллин: “Ярымфинал көчле булырга тиеш, барлык өметләрне акладыгыз” дисә, җырчы Шәкүр – Алмаз Корбанов аңа каршы чыкты. “Командаларда проблемалар бар, аларны бетерү өчен эшләргә кирәк. Беренче урынны алучылар үз дәрәҗәләрен тоталар. Ә калган командаларга узган уеннарны карап, юморны көчәйтергә кирәк. Бу уен – ярымфинал өчен көчсезрәк булды", диде ул.

Шәкүр бер ел КВНда жюри буларак катнашмаган. Коллегалары аның тәнкыйть сүзләрен шул бер еллык тәнәфес белән аңлатты. Алып баручы исә: “Шәкүр бер ел килмәгән иде, тагын бер елга озатырбыз ахры”, дип тә төрттереп алды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Чүпрә”, “Арыш мае”, “Понаехали” командалары уеннан төшеп калды. Калган дүрт команда “ӘДМХИ” (13,5 балл), “Әкәмәт” (14,3), “Казан арты” (14,6), “Татар team” (14,9) үз көчләрен финалда күрсәтәчәк.        


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100