КВН тапшыруын Александр Масляковтан алырга җыеналар

КВН тапшыруын оештыручы Сергей Муратов авторлык хокукларын туганнарына мирас итеп калдырган. Хәзер аның гаиләсе судка мөрәҗәгать иткән. Алар Александр Масляков оештырган компаниядән интеллектуаль хокукларны алуны дәгъва итә. Бу турыда суд картотекасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Муратов гаиләсе исеменнән интеллектуаль хокуклар судына "Группа 7" ААҖ мөрәҗәгать иткән. Ул КВН товар билгесен "АМИК" иҗат берләшмәсеннән алмакчы була. "АМИК" оешмасының гендиректоры - Александр Масляков.
Муратовның тол хатыны Марина Топаз катнашындагы суд 19 августта була.
КВН тапшыруы эфирга 1961 елдан бирле чыга. Александр Масляков 1964 елдан алып баручы булып эшли. 1990 елдан башлап тапшыруны Масляков нигез салган "АМИК" оешмасы шөгыльләнә.