news_header_bot
Язманы тыңлагыз

КВН йолдызы туе алдыннан үлгән

news_top
КВН йолдызы туе алдыннан үлгән
"Татар-информ" архивы

КВН йолдызы Никита Сумароков 31 яшендә вафат булган. Бер айдан аның туе буласы иде, дип яза РЕН ТВ каналы.

Ул Түбән Тагилда «Новая версия» лигасында уйный, корпоративлар уздыру белән шөгыльләнә.

23 сентябрьдә Никита сөйгән кызына өйләнергә җыена, кияү белән кәләш туйга әзерләнеп йөри. Ләкин Никита 26 августта үлә.

«Урамда иде, дусларына кунакка килде. Аннары 2 минутка гаражлар артына китте һәм шуның белән бетте, ул әйләнеп килмәде. Ашыгыч ярдәм килде, аның үлүен расладылар, йөрәге туктаган», – дип сөйләгән мәрхүмнең дусты.

Комикны 31 августта җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар