Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«КВН» һәм бик кыйммәтле күчемсез милек: Масляков мирасын ничек бүлешәчәкләре билгеле

news_top_970_100

Александр Масляковның үлгәннән соң якыннарына нинди байлык калдыруы билгеле. «КВН» алып баручысының милке тол хатыны Светлана Анатольевна һәм бердәнбер улына кала, дип яза kp.ru.

82 ел гомере эчендә Масляков Мәскәүдә 200 квадрат метр мәйданлы фатир алган. 2019 елда ул Рублевкадагы элиталы бистәдә 654 квадрат мәйданлы йорт хуҗасы булган. Бу милек өчен «КВН» легендасы 388 миллион сум түләгән. Фатиры һәм йорты Масляковның тол хатынына калырга тиеш, чөнки улының үз күчемсез милке бар – башкалада фатиры һәм Мәскәү янында йорты.

Моннан тыш, Александр Васильевич улына «ТТО АМИК» компаниясен калдырган. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 2023 елда табыш 287 миллион 266 мең сум тәшкил иткән. Соңгы берничә елда «КВН» белән «АМИК» генераль директоры белән бергә Масляковның варисы идарә иткән. Шереметьев урамындагы «Планета КВН» бинасы – шулай ук Масляковлар гаиләсенеке.

Александр Масляков 8 сентябрь кичендә үпкә яман шешеннән, 2 ел көрәшкәннән соң үлде. Дәвалану нәтиҗәсез булган. Үләр алдыннан соңгы атналарын ул Мәскәү хастаханәсенең паллиатив ярдәм бүлегендә үткәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100