Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дустының кызы үлде». Татарстанда квадроциклда авария ясаган хатынга хөкем карары билгеле

news_top_970_100
«Дустының кызы үлде». Татарстанда квадроциклда авария ясаган хатынга хөкем карары билгеле
"Татар-информ" архивы

27 майда Татарстанда яшәүче 52 яшьлек хатынга карата суд хөкем карары чыгарды. Ул квадроциклда йөргәндә авария ясаган, фаҗигада бер бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2021 елның 19 июнендә кич белән Югары Ослан районының Ключищи авылында бу хатын исерек була, квадроциклга утыра, янына танышын һәм танышының ике баласын утырта. Алар пристаньга таба китәләр. Ләкин хатын идарәсен югалта, юлдан чыгып китә һәм сарайга барып бәрелә. Авариядә 11 яшьлек кыз бала һәлак була.

Хатын үз гаебен тулысынча таный, 2,4 миллион сум компенсация түли. Суд аны 5,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә, сынау срогы 5 ел була, ул 2,5 елга транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100