Кайчак күзләргә чүп яки нәрсәдер кергән кебек тоела. Табиб-офтальмолог Светлана Миргородская бу симптомның сәбәпләре турында сөйләгән һәм белгечкә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткән. Бу хакта «Радио 1» яза.
Белгеч сүзләренчә, күзләрендә чит әйбер булган кебек хис иткән пациентлар еш кына күзләр әчетү, кибү, кызару һәм арыганлыктан да зарлана. Мондый симптомнарның төп сәбәбе гадәттә коры күз синдромы була. Ул яшь сыеклыгының составы яки күләме бозылу белән бәйле.
«Бу патологиянең сәбәпләре төрле булырга мөмкин: күзләрдәге бизләр эшчәнлеге бозылу, күз яше юлларының ялкынсынуы, гормональ үзгәрешләр яки күзләргә озак вакыт йөкләнеш бирү, мәсәлән, офиста эшләгәндә», – ди Миргородская.
Йогышлы һәм аллергия авырулары – конъюнктивит, блефарит, кератит вакытында да шуңа охшаш симптомнар күзәтелә. Шулай ук лагофтальм – күз кабакларының тулысынча йомылмавы да сәбәп булырга мөмкин. Кайвакыт дарулар – күз тамчылары, антигистаминлы яки гормональ препаратлар кулланганнан соң да авырту барлыкка килә.
Авырту хисен тузан, вак кисәкчекләр эләгү яки күз өслегендәге микроҗәрәхәтләр дә китереп чыгара ала.
«Әгәр күзгә чүп керү хисе берничә көн эчендә бетмәсә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик табиб кына сәбәбен төгәл билгели һәм адекват дәвалау ысулын сайлый алачак», – дип сөйләгән Миргородская.
Даими диагностика ясау күрү сәләтен сакларга һәм күздә хроник авырулар үсешен булдырмаска ярдәм итә, дип өстәгән ул. Экранга текәлеп эшләүчеләр, линзалар кулланучылар яки еш кына күзләрендә арыганлык хисе тоючылар өчен даими профилактик тикшерүләр аеруча мөһим, диелә хәбәрдә.