Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләрен ачып йокларга мәҗбүр: пластик операциядән соң модельнең йөзе гарипләнгән

news_top_970_100
Күзләрен ачып йокларга мәҗбүр: пластик операциядән соң модельнең йөзе гарипләнгән
Топор 18+ Телеграм каналы

Суд Сочида яшәүче модель файдасына 3 миллион сум акча түләттергән. Бу модель уңышсыз пластик операция кичергән һәм хәзер елмая да алмый, күзләрен дә ачып-йома алмый һәм күзләрен ачып йокларга мәҗбүр. Бу хакта Топор 18+ «Телеграм» каналы яза.

44 яшьлек Юлия соңгы елларда матурлык бәйгеләрендә җиңгән, һәм пластик хирург аны, битендәге кан төерчекләрен алдырыр өчен, гади генә операция ясатырга күндергән.

Ләкин, бу «гади» операция модельне гарип калдыра: операциядән соң Юлиянең йөзе деформацияләнә, һәм өлешчә атрофия барлыкка килә. Модель хәзер, хәтта, елмая да алмый. Алай гына да түгел, аның хәтта күзләре дә йомылмый башлаган. Йоклап китәр өчен ул күзләренә тейплар беркетергә мәҗбүр.

Табибның бу коточкыч хатасы өчен, Юлия компенсация һәм мораль зыянны капларга 35 миллион сум акча түләтүне таләп иткән. Тик суд клиникадан бары тик 5 млн сум (Юлиягә 3 млн, аның иренә 500 мең, клиникага 1,5 млн штраф) гына түләттерә алган.

Ә хирургның үзенә, хирургия техникаларын һәм операциядән соң пациентны карау тәртибен бозган өчен, 6 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100