Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзләре пыяла кебек иде». Нәни кызны әти-әнисе каршында урлап алып китә язганнар

news_top_970_100
«Күзләре пыяла кебек иде». Нәни кызны әти-әнисе каршында урлап алып китә язганнар
"Татар-информ" архивы

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә билгесез ир-ат 6 яшьлек кыз баланы урлап китәргә маташкан. Барысы да баланың ата-анасы каршында булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган кадрлардан күренгәнчә, гадәттән тыш хәл кием кибете янында була. Нәни кыз велосипедта йөри, яныннан әтисе, әнисе һәм туган апасы бара. Ир-ат бала янына килә һәм, бар урамга ишетелерлек итеп, баланың үзенеке булуын кычкыра башлый. Бу ир-ат кыз баланы муеныннан тотып ала, җиргә егып салмакчы була, алып китәргә маташа.

Сабыйның ата-анасы тиз арада аңына килә, һәм әтисе билгесез ир-атка суга. Ир-ат китми, гаиләне эзәрлекләвен дәвам итә.

Шаһитлар сүзләренчә, бу ир-атның күзләре пыяла кебек була. Баланың анасы аның адекват булмавын, ләкин аракы исе дә килмәвен әйтә. Бала ялгызы гына булса, ниләр булып бетәр иде, дип борчылалар.

Әлеге вакыйгадан соң, бала өлкәннәрнең кулыннан төшми, әлегә аның сәламәтлеге турында хәбәр юк.

Сызраньда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100