news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләре күрми башлаган Динар Гаянов: «Күңелдә барыбер өмет яши...»

Язмыш сынавы белән очрашкач, сынмас өчен көчле рух кирәк. Көннәрнең берендә күзләре күрми башлаган Динар Гаяновның көчле рухы сокландыра. Ул дөньяны «яңача» кабул итәргә өйрәнә, үзе өчен яңа мөмкинлекләр таба. Бүгенге көндә Динар – спорт туризмы буенча Россия чемпионы.

news_top
Күзләре күрми башлаган Динар Гаянов: «Күңелдә барыбер өмет яши...»
Фото: Солтан Исхаков

«Татмедиа» янына героебызны әтисе машинада китереп куйды. Урамда ул ак таяк ярдәмендә йөри. Әйләнә- тирәсендә ни булуын шул таяк аша аңлый. Кергәндә без аңа ярдәм иттек. Диванда урнашкач, ул ак таягын җыеп, янына куйды.

«Ике күзем дә күрми башлагач, нишләргә дә белмәдем»

Героебыз белән танышуны башлыйбыз. Динар Гаянов 1993 елның 8 гыйнварында Казанда туа, сәламәт бала була. Башта 115 нче мәктәптә, соңыннан 5 нче гимназиядә укый. Энергетика көллиятен тәмамлый. 2013 елда энергетика өлкәсендә ярты ел эшләп ала. Тагын эшләр иде, бәлки, тик шул вакытта аның күзләре белән проблема башлана. Ул начар күрә башлый.

«Минем күз күреме сүрелә башлады. Табиблар карадылар да, дәваладылар да. 2 айдан соң сул күзем күрми башлады. Тикшеренүләр үткәннән соң, икенче күзне дәваладылар, тик ул күз дә сүрелде. Табиблар сәбәбен аңлаешлы әйтмәделәр. Башта «атрофия» куйдылар, аннан соң «рассеянный склероз», диделәр. Төрле сәбәпләр аркасында күрмәүчеләр бар. Минеке төгәл билгеле түгел.

Ярты елдан соң армиягә китәргә тиеш идем. Балачакта хәрби булу хыялы бар иде… Хыял булып калды...

Ике күзем дә күрми башлагач, нишләргә дә белмәдем. Өйдә яттым. Ашадым да йокладым, ашадым да йокладым… Әти-әнием дә нишләргә дә белмәделәр. Аптырап калдылар, чөнки аларның мондый әйбер белән очрашканнары юк иде әле

Миндә депрессия булды. Берничә ел өйдә генә булдым. Тазардым. Аннан соң үз-үземне кулга алдым. Ябыгу өчен төрле техникалар булганын белдем. Шул техникаларны кулланып ябыктым» – дип сөйләде Динар.

Аннан Динар үзе кебек күрмәүчеләрне эзләп таба. Үзе генә булмавын тою аңа зур көч бирә. Казанда реабилитация үзәгенә баргач, анда үзе кебек кешеләрнең актив тормыш алып баруларын аңлый: «Мин дә шулай булдыра алам бит!» – дип илһамлана.

Бер елдан соң Динар «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте»нә кушыла. Спорт туризмы буенча тренер Динарны спортка чакыра. 2019 елда ул спорт туризмы белән шөгыльләнә башлый.

«Көн белән төнне аерам»

Динар сүзләренчә, аның «дөньясы» дөм караңгы түгел.

«Яктылыкны тою бар. Мин көн белән төнне аерам. Күзгә берничә кат пленка ябылган да, шул пленка аркылы ут төшә кебек. Болытлы көн булса да, яктылык сизелә. Кешенең сурәте дә күренгәндәй була. Якты көндә зур бина янына килсәм, мин аны сизәм. Мин өйрәндем инде, мәсәлән, өйдә ут янамы, юкмы – мөһим түгел. Мин шулай ук төшләр күрәм.

Мин элек күргәннәремне хәтерлим, белгән җирләр шулай ук күз алдына килә. Урамнар шул ук бит инде. Яңа төзелешләр булган җирләрдә генә үзгәрешләр бардыр», – ди ул.

Шәһәр буйлап йөрүгә килгәндә, Динар шулай ук автобус, такси хезмәтен куллана.

«Таксины кушымта аша яки шалтыратып чакыртам. Башка җиргә килеп туктаса, кешедән сорыйм. Автобуста инде кемдер урын бирә, кемдер юк. Автобуста тукталышларны игълан итмәсәләр, борылышлардан да аңлыйм яки кондуктордан сорыйм инде», – ди.

Аның сүзләренчә, күрмәүчеләр өчен шәһәрдә уңайлыклар булдырылган. Мәсәлән, метроларда, вокзалларда «тактиль юллар» бар, Брайл язуы да еш очрый. Ә үз өендә ул һәр почмакны яттан белә.

Күзләре күрми башлаганчы, әңгәмәдәшебез машина йөрткән. Хәзер дә машина йөртү хыялын күңелендә йөртә. Күрмәүчеләр өчен машина уйлап тапсалар иде, дип тели.

Динарның күрмәвен бер караштан гына аңлап булмый, килешәсездер. Ул моның белән бәйле бер кызык хәлне дә сөйләде.

«Автобуста олы яшьтәге бер ир-ат эндәште: «Нәрсә, күп тоттыңмы?» – ди. Башта нәрсә турында әйткәнен аңламадым. «Нәрсә тоттым?» – дип сорадым. Ул минем таякны кармак дип уйлаган икән.

Берсендә кич караңгыда урамнан барам, каршыма бер апа очрады. «Улым, анда барма, анда караңгы», – диде дә янымнан узып китте. Ак таяк булмаганда, кеше: «Күзең күрми, дип уйламас та идем», – дип әйтә. Ак таяк күрсәткеч инде», – ди.

Таяк белән йөрү башта аңа авыр бирелгән, оялган да. Хәзер ияләшкән инде. «Каядыр чыгып киткәндә курку хисе юк. Урамда йөргәндә күбрәк яхшы кешеләр очрый. Үземә карата ниндидер дорфа мөнәсәбәт очратканым юк», – диде ул.

«Йөгергәндә башта авыр, ә аннары рәхәт»

Динар үзенең көннәре ничек узуын безгә дә сөйләде. Ул актив һәм сәламәт тормыш алып бара. Шуңа да төшенкелеккә бирелмичә, тормыш ямен тоеп яши.

«Мәсәлән, чәршәмбе көнне иртә белән уянам, юынам, киенәм һәм спорт туризмы буенча тренировкага барам. Спортзалда шөгыльләнәбез. Мин йөгерәм дә. «Тормыш өчен спорт» дигән хәйрия фонды ярдәме белән кичләрен бергәләп йөгерәбез. Моннан кала, Казанда тагын бик күп төрле йөгерү клублары бар, алар белән йөгерәбез. Мәсәлән, Казанда кайбер каһвәханәләрнең йөгерү клублары бар. Анда күрмәүчеләр дә, күрүчеләр дә йөгерә. Мин бер кеше белән тотынышып йөгерәм», – диде ул.

Спортчы егет Казанда уза торган йөгерү марафоннарында да калдырмый. «Казан марафоны»нда быел 10 километрлы дистанцияне йөгергән, «Милли марафон»да катнашкан.

Алдан язып үткәнебезчә, Динарның тормышында спорт туризмы зур урын алып тора. Ул яратып, күңелен биреп шөгыльләнә. Август Аенда Марий Эл республикасында узган спорт туризмы буенча ачык чемпионатта шәхси «зачетта» ул җиңү яулый һәм Россия чемпионы була.

Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә ул «Бөтенроссия күрмәүчеләр берлеге»нә шөгыльләнергә йөри. Анда барлык мөмкинлекләр дә бар.

Аннан кала, ул күрмәүчеләр өчен футбол белән дә шөгыльләнә. Бу көннәрдә ул Түбән Новгородта турнирда катнаша.

«Йөгергәндә башта авыр, ә аннары рәхәт. Йөгергәндә берни дә күз алдына килми. Минем белән йөгергән волонтердан тирә-якта ни бар икәнен сорап була», – ди ул.

«Тагын хаҗга барасым килә»

Күрми башлагач, Динар «Ярдәм» мәчетенә йөри башлаган. Анда да аңа яңа чынбарлыкны кабул итәргә, өйрәнергә ярдәм иткәннәр, ул Брайль шрифтын үзләштерә, 1 ай дигәндә өйрәнә. Мәчеткә йөреп, ул иманын да ныгыта, хәзер Динар биш вакыт намазны калдырмаска тырыша. Ул андагы кешеләргә дә рәхмәтле булуын әйтте.

Үткән ел Динар кече хаҗ кылган. Гомрәгә Кукмара мөхтәсибләре белән бер төркем кешеләр җыелышып барганнар. Мәчеттән ярдәмче биргәннәр һәм ул таяксыз гына йөргән. «Анда бик рәхәт, китәсе дә килми. Үзеңне иминлектә, тыныч тоясың. Тагын барасым килә», – ди Динар.

Ул яшерми: күргән вакытларын сагына. «Янәдән күрәсе килә. Барыбер күңелдә өмет яши… Күрә башласам, иң башта урам буйлап йөрер идем, барысын да күреп...» – диде ул.

«Тумыштан ук күрмәгән һәм билгеле бер дәвергә җитеп, күрми башлаган кешеләр бар. Кайсы очрак җиңелрәк дип уйлыйсыз», – дип сорадык.

«Ике яклы таяк шикелле инде. Башта күреп, аннары күз күремен югалткан кешеләр кызганычрак кебек», – дигән фикердә ул.

«Нейрочелтәрләрне дә кулланабыз»

Динар безгә ничек телефон куллануын да күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен хәзер төрле кушымталар бар икән. Аның телефоны «сөйләшә», ягъни экранда булган бөтен әйбер «укыла». Ул аны үзенә җайлы итеп көйләгән. Мәсәлән, Динар кәгазь акчаны таный торган кушымтаны ачты. Акчаны камера алдына куйсаң, ул ничә сум икәнен «укып бирә».

«Сөйләшә торган» үлчәү, рулеткалар, тонометр һәм башка җайланмалар да бар икән. Динар сүзләренчә, алар бик аз булганга, бик кыйммәт торалар.

Шулай ук нейрочелтәрләр дә күрмәүчеләргә ярдәм итә ала. «Аларны да кулланабыз. Рәсемнәрне шунда җибәрәбез. Ул тулаем текст һәм аудио белән тасвирлап бирә», – ди.

«Йөз дустың булса, иң яхшыларыннан унысы гына кала»

Бүгенге көндә Динар әти-әнисе һәм бертуган энесе белән яши. Күрми башлагач, дусларының да бер өлеше «дус» булудан туктаган. Иң якыннары гына калган. «Йөз дустың булса, иң яхшыларыннан унысы гына кала», – дип әйтә Динар. Тик үзен аңларлык, терәк булырдай яңа дуслар да таба.

Киләчәктә тормыш иптәше булырдай кешене берничә ел элек ул бөтенләй башка билгеләр буенча сайлар иде, бәлки. Ә хәзер ул күңел белән эзли.

«Ул кешене шунда ук сизәсең, синең күңелеңә якын була, аралашасы килеп тора. Ошаткан кешең үзеңә туры килә икән, күргәне һәм күрмәгәне белән дә яшәп була. Барысы да аралашудан тора. Тик үзем әлегә андый кешемне очратмадым», – ди.

«Күрә торган балалар шундый кешеләр дә булуын белеп яшәсеннәр иде»

Динар башта андый күрмәүчеләр, ишетмәүчеләрнең тормышын күз алдына китерә дә алмаган. Хәзер безнең җәмгыятьтә андый кешеләрнең күп булганын аңлаган. Аның фикеренчә, мәктәп, колледж, университет укучы-студентларын реабилитация үзәкләренә йөртергә, шул рәвешле аларның күңелләрендә мәрхәмәтлелек уятырга кирәк.

«Мәсәлән, мәчетләрдә экскурсияләр була. Анда мәктәпләрдән балалар киләләр һәм күрмәүчеләрнең ничек реабилитация үткәннәрен күрәләр. Күрә торган балалар шундый кешеләр дә булуын белеп яшәсеннәр иде», – ди ул.

Быел Динар музейга гид булып эшкә урнашкан. Августта Татар бистәсендә «Взгляд в темноту» дигән музей ачылган. Анда күрмәүчеләр эшли. Алар музей кунакларын үз тормышлары белән «таныштыра», музейга килүчеләр дөм караңгылыкта андагы әйберләр белән таныша. Кеше анда күз аша мәгълүмат ала алмый, бары тик ис тоя, ишетә, тотып сизә ала.

Динар Казанда тагын шундыйрак проектларның булуын тели. «Шундый тагын, Мәскәүдәге шикелле, «Кафе в темноте» дигән проектны тормышка ашырырга була. Тагын «Экскурсия в темноте» дигән әйбер бар», – ди ул.

Эшеннән тыш, ул гади музейларга да йөрештерә. Күрмәүчеләр өчен махсус җайлаштырылган экспонатлар белән таныша. «Мәсәлән, Казан Кирмәне музеена бик еш чакыралар. Анда төрле исләр белән тактиль макетлар бар», – ди.

Динар безне дә музейга чакырды. Без исә бик теләп ризалаштык, үзебезгә дә бик кызык булды. Без экскурсиягә килгән төркем белән кердек. Сезгә үзебезнең хис-тойгылар турында сөйләп китәсебез килә.

Руфинә Гарифуллина:

Беренче карашка әлеге музей башкаларыннан берни белән дә аерылмый шикелле иде. Керүгә сары диварга игътибар иттем. Безне музейның җитәкчесе Павел Панасюк каршы алды.Ул әлеге мини-квестта безне нәрсә көтәсен кыскача аңлатып бирде. Һәм… Безне дөм караңгылык чорнап алды... Алдыңны да, артыңны да, хәтта яныңдагы кешене дә күрмисең. Әллә ут сүнде, әллә бөтенләй тормыш бетте. Аңлашылмый торган төрле хисләр кичердем. Сүз белән аңлатып бетереп булмый, чөнки аны һәр кеше шәхсән тоярга тиеш. Барлыгы 5 локация иде. Нинди икәннәрен сөйләп тормыйм, сер булып калсын. Үзегез барып, күреп кайтырсыз.

Зәлия Гыйльметдинова:

Мин беренче тапкыр шундый үзенчәлекле җирдә булдым. Беренче локациягә кергәч, аңлашылмаучанлык хисе биләп алды. Дөм караңгы бүлмәдә бераз торгач, курку хисе биләп алды, соңрак баш авырта башлады, чөнки күрмәгәч тирә-якта булган процессларны контрольдә тота алмыйсың. Үземне күрмәүче кеше урынына куеп карагач, аларның хис-кичерешләрен бераз гына аңладым кебек. Шундый фикергә кабат төшендем: бары тик көчле шәхес кенә мондый сынауны күтәрә ала, авырлыкларга бирешмичә, холкын тагын да ныгыта. Киләчәктә дә туры юлдан тайпылмыйча атларга этәргеч таба һәм төшенкелеккә бирелмичә яшәргә өйрәтә».

Безнең белән бергә экскурсиядә булган кешеләрнең дә фикерләрен сораштык.

«Авыррак булды. Ахырга кадәр безне курку җибәрмәде. Без барысын да күз белән күрергә ияләнгән һәм, күрә алмагач, ниндидер апатия шикелле хис барлыкка килә. Аңлатып булмый. Шәхсән, безгә ошады», – диделәр.

Әлеге мөмкинлек өчен Динарга бик зур рәхмәтләребезне җиткердек. Ул безне икенче бер дөнья белән таныштырды диярлек. Ә Динар Гаяновка киләчәктә бары тик уңышлар, җиңүләр, бәхет телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар