Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләре чокып алынган, чишендерелгән: Мәскәүдә үтерелгән кызның корпоративка баруы булган

news_top_970_100
Күзләре чокып алынган, чишендерелгән: Мәскәүдә үтерелгән кызның корпоративка баруы булган
Фото: © «SHOT» телеграм-каналы

Мәскәү янындагы урманда күзләре чокып алынган һәм ярымшәрә кыз мәете табылган. Аның Кристина исемле булуы билгеле. Апасы туганының Мишуково авылына корпоративка барырга җыенуын да әйткән. Кристина корпоративлар, күргәзмәләр, концертлар, фуршетлар булган төрле чараларда бармен булып эшләгән. Заказларны интернет аша тапкан.

Фото: © социаль челтәрдән

«SHOT» телеграм-каналы язуынча, Кристинаның гаиләсе 2005 елда Төмән өлкәсендәге Когалым шәһәреннән Мәскәүгә күченгән. Ул вакытта аңа 9 яшь була. Әнисе Мәскәү өлкәсендәге Кашира шәһәрендә «коммуналка»да бүлмә сатып ала, ләкин гаилә Кузьминкада фатир яллап яшәгән. Кызның үзеннән 15 яшькә олырак апасы бар. 27 яшьлек Кристинаның 62 яшьлек әнисе белән кайвакыт олы апасына һәм аның балаларына көнләшүе аркасында бәхәсләр чыгуы билгеле.

Кристина башкалада төрле учреждениеләрдә бармен һәм официант булып эшләгән. 2016 елдан 2019 елга кадәр ул, документлар буенча, ким дигәндә 10 тапкыр 7 төрле фирманың генераль директоры була. Аларның барысы да хәзерге вакытта ябылган.

5 ел элек ул «Пацанки» шоуына кастингта катнашкан, ләкин аны алмаганнар. Кристина кияүгә чыкмаган, социаль челтәрләрдәге фотоларында да ул кызлар белән генә. «Лайф» сайты журналистлары аның тәмәке тартканлыгын һәм кайчакта алкоголь куллануын да ачыклаган.

Билгеле булганча, сишәмбегә каршы төндә, 20 декабрьдә, Кристинаның мәетен Мәскәү янындагы Рабиновское күле ярында тапканнар. Бу урын кыз корпоративта эшләргә тиеш булган Мишуково авылыннан 15 км ераклыкта.

Кызның ике күзе дә чокып алынган, ә чалбары тезләренә кадәр төшерелгән. Шәхси әйберләреннән банк картасы югалган. Мәетне, үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен, экспертизага алып киткәннәр.

«SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, шимбә иртәсендә әнисе белән талашканнан соң өйдән чыгып киткән кызны 2 көн эзләгәннәр. Нәтиҗәдә, аның әнисе Галина Викторовна тарологка мөрәҗәгать иткән. Ул, хатын-кыз сүзләренчә, Кристинаның үлгән диярлек булуын, бәлки комада булуын әйткән, аның Рабиновское күле янында булуын күрсәткән. Нәкъ шунда волонтерлар Кристинаны таба.

Аның курткасы янында тәмәке тарту өчен пыяла колба, ә карда кызның киемнәре янында кан эзләре булган. Шулай ук мәеттән берничә йөз метр ераклыкта ачылмаган энергетик һәм ике шоколад яткан.

Беренче шик, әлбәттә, таксистка төшә. Кыз такси белән иртәнге 7.00 дә чыгып киткән. 13.00 сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш булуын да әйтеп калдыра.

Кристинаның туганнары шунда ук таксистка шалтыратырга тотынган. Әмма апасы сүзләренчә, таксист пассажирын коттедж янында төшереп калдырган һәм киткән. Полиция дә аннан сорау алган һәм ул әлегә шик астына алынмаган.

Тикшерүчеләр, башка версияләрдән тыш, Кристинаның өшеп үлгән булырга мөмкин булуын да фаразлый. Ул киемнәрен үзе дә сала башлаган булырга мөмкин, бу эффектны «парадоксаль чишенү» дип атыйлар (кеше өшегән вакытта аңа бик эссе кебек тоела). Ә мәетнең күзләрен урманда яшәүче хайваннар да бозарга мөмкин, дигән фаразлар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100