Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләрдә нинди җитди авырулар билгесе була?

news_top_970_100
Күзләрдә нинди җитди авырулар билгесе була?
https://pixabay.com/

Кайбер җитди авыруларны кешенең күзенә карап белеп була. Бу турыда Медикфорум яза.

Күз алмасы яктылыкка мизгел эчендә реакция бирмәсә, бу деменция яки Альцгеймер авыруы билгесе булырга мөмкин. Күзләр кызарса, организмда инфекция булуы ихтимал, ул тиз уза. Ләкин күз гел кызарып торса, җитди инфекция яки ялкынсыну булуы мөмкин. Сирәк очракта бу глаукома билгесе дә була.

Күз алмалары саргайса, бавыр авырулары була, гепатит та булуы ихтимал. Аутоиммун авырулар, кайбер вируслар һәм яман шеш тә күз алмаларын саргайтырга мөмкин.

Күздә канлы таплар булса, артык йөкләнеш аркасында кан тамырлары шартлаган дигән сүз. Бу таплар кан басымы югары булуын, шикәр авыруын, канның ою үзлеге начарлануын да аңлатуы ихтимал.

Күзләр акаебрак торса, кешенең калкансыман бизе эшчәнлеге бозылуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100