news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләр ачык килеш төчкереп буламы?

news_top

Төчкерү һәм шул вакытта күзләрне кысып йому темасы озак вакытлар күпләргә тынычлык бирмәде. Күпчелек кеше, ачык күзләр белән төчкереп булмый, дип саный. Ниһаять, галимнәр моның серен ачкан. Техас университеты профессоры, доктор Дэвид Хьюстон бу сорауга: «Әйе, бу мөмкин», – дип җавап биргән. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.

Күзләрне йому – ул рефлектор тәэсир генә. Ягъни организм моны уйлап тормыйча башкара. Әгәр дә сез бу рефлексны контрольдә тота аласыз икән, ачык күзләр белән дә төчкерә алачаксыз.

Табиб билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта күзләрегез орбитадан чыгар, дип куркырга кирәкми. Төчкерү вакытында басым барлыкка килсә дә, күз алмасы чыгарлык дәрәҗәдә түгел. Мондый басым күздәге кан тамырларына гына йогынты ясый ала, ягъни иң күбе – кан саварга мөмкин.

«Күзләр ачык килеш тә төчкерергә мөмкин булу факты моның башта ук программалаштырылмаган яки мәҗбүри булмавы турында сөйли», – ди доктор Хьюстон.

Ничек кенә булмасын, төчкергән вакытта күпләр күзләрен йома. Шул ук вакытта мондый рефлексның сәбәбе бик үк ачык түгел, дип ассызыклый табиблар. Бәлки, организм моны күзләрне микроблардан саклау максатында эшлидер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар