
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов авылда эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль. Ул беседканы үзе ясарга булган.
«Сварка» тотып эшләү – сиңа микрофон тотып җырлау түгел ул. Бу эш белән шөгыльләнүчеләрне аңлыйм. Беркөнне битлек кимичә генә, күз йомып эретеп ябыштыру эшләрен башкарган идем. Күзләр әчетте, төне буе күзгә бәрәңге куеп чыктым. Беседканы үзем эретеп ябыштырам. Эшләр бара, эшләр гөрли», – дип сөйли артист, эшли-эшли.