news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кузгалактан лимонад

news_top

Кузгалактан лимонад рецепты «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Бакчачы Гүзәл Низаева сүзләренчә, кузгалактан лимонад бөтен кешегә ошаячак. Ул бераз әчкелт була.

1-2 бәйләм кузгалак, 1 литр газлы су, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 30-40 грамм имбирь, 200 мл су, 1 лимон кирәк булыр.

Кәстрүлгә су салып, шикәр комы өстәргә, түгәрәкләп туралган имбирь кушарга һәм ярты сәгать кайнатырга. Аннары сиропны берничә сәгать төнәтергә калдырырга.

Кузгалакны турарга, блендерга салып, бераз газлы су өстәргә, изәргә һәм сөзәргә.

Лимон согын сыгарга, аны кувшинда кузгалак һәм газлы су белән кушарга. Барысын да яхшылап болгатырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар