Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузгалактан бәлеш рецептлары

news_top_970_100
Кузгалактан бәлеш рецептлары
Фото: © Лилия Мортазина

Яз башында витаминлы ризык яратучылар яшел суган, кычыткан, кузгалактан һ.б. төрле ризыклар пешереп сыйланып калырга тырыша. Сезгә дә кузгалак пирогы пешерү өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

«Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирог пешерәм. Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырга салып пешерелгәне. Катлы камырны чүпрәсезен алам», – дип яза социаль челтәрдә Венера Мәҗитова.

Ингредиентлар: катлы камыр, кузгалак, шикәр комы, манный ярмасы. Камырны уклау белән җәярлек итеп эретергә. Бер өлеше өстенә вак итеп туралган кузгалак салырга, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәргә. Өстен икенче өлеш камыр белән капларга, кырыйларын бөгеп чыккач, 20-25 минутка духовкага куярга.

«Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм. Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирогын пешереп карарга киңәш итәм», – дип яза ул.

Фото: © Венера Мәҗитова

Казанда яшәүче Рамилә Нотфуллина кузгалактан баллы бәлеш рецептны тәкъдим итә.

Камыр өчен: 1 стакан кибет каймагы яки сөт, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 2 стакан он, 1 кап көпшәкләндергеч.

Эчлеккә кузгалакны турап салырга, өстенә шикәр комы, аз гына крахмал сибәргә. Мичтә әзер булганчы пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кузгалак бәлеше фотосын куйган.

Әлеге пирог өчен ачы, төче, шулай ук катлы камыр да ярый.

Лилия ханым эчлекне бик гади ясаган. Ул кузгалакны тураган һәм шикәр комы белән болгаткан.

«Быел кузгалактан пирог пешердегезме әле?» – дип сораган блогер.

«Мин эчлеккә бер йомырка сытам» дип язучыдан «баллы пирогка да йомырка саласызмы» дип сораган берәү. «Әйе, бик тәмле була» дип җавап та биргәннәр.

«Шикәр комы агып чыкмасын өчен кукуруз крахмалы салырга була», – дигән киңәш тә бар.

«Пирог әче булыр кебек» дип язучыларга «әчелеге бетә аның, бер пешерсәгез, гел пешерәсез» дип тә җаваплаучылар бар.

Фото: © Лилия Мортазина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100