Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзгә төтен җибәреп» булмас – өйләнгән ир-атлар реестрын төзергә тәкъдим иттеләр

news_top_970_100

Россиядә өйләнгән ир-атлар реестрын төзергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән «Сорок сороков» үзәге чыгыш ясады, дип яза «Life» басмасы. Алар Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән. Хокук яклаучылар фикеренчә, мондый чара алданган ялгыз аналар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 37 проценты хыянәт фактын таныган. Шулай ук Росстат статистикасын карарга мөмкин. Аның буенча Россиядә аерылышуларның өчтән бере хыянәт аркасында килеп чыккан. Шуңа бәйле рәвештә инициаторлар потенциаль партнерның гаилә статусын тикшерү механизмын эшләүне мөһим дип саный.

Гаилә хәленең ачык булуы, партнерны алдап булмау факты кешеләрне мондый «афераларга» бармауга этәрәчәк. Шулай ук җитди мөнәсәбәтләр турында уйланучы кешеләргә мондый мәгълүматлар базасы танышларының намуслылыгына һәм ихласлыгына инанырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар үзәктә.

Хатын-кызларны алдаучы ир-атларны дәүләт хезмәтләре аша тикшерергә тәкъдим иттеләр. Теркәлгән никахның булу-булмавын тикшерү өчен, ЗАГС бүлекләренә сорау җибәрү тәкъдим ителә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Ирләрне аулау дәвам итә. Алар болай да кызыл китапка кертерлек кенә булып бара.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100