news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзгә балтырган согы эләксә нишләргә?

news_top

Табиб-офтальмолог Ада Егорова җәйге чорда күз өчен аеруча куркыныч үсемлекләр турында сөйләгән һәм аларның согы күзгә эләккәндә нишләргә икәнен аңлаткан. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, иң куркыныч - балтырган. RT хәбәр иткәнчә, аның согында фуранокумариннар бар. Алар ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә тире һәм лайлалы тышчаларны пешерә. Сөтле үлән дә хәвефле: аның әче сөтсыман согы күзгә эләккәндә каты кератоконъюнктивит – күзнең мөгезкатлавы һәм конъюнктивасы ялкынсынуын китереп чыгарырга мөмкин.

Егорова әйтүенчә, үсемлек согыннан пешүнең мәкерле ягы – билгеләр соңрак барлыкка килүдә. Кеше юынганнан яки күзенә ялгыш кына тигәннән соң башта бернинди уңайсызлык сизмәскә мөмкин. Әмма бераз вакыт узгач, көчле авырту, яктылыктан курку, күздән яшь агу, күз кабаклары шешү һәм күрү томанлану күзәтелә.

Тузан, серкә яки вак чүп эләккәндәге гадәти ярсынудан аермалы буларак, химик пешү вакытында билгеләр көчәя бара: авырту арта, кызару көчәя, хәтта күзнең мөгезкатлавы тоныкланырга мөмкин. Балтырган белән контакттан соң күз тирәсендәге тиредә еш кына куыклар барлыкка килә.

Табиб ассызыклаганча, мондый билгеләрнең берсе генә күзәтелгәндә дә кичекмәстән офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үсемлек согы күзгә эләккән беренче минутларда иң мөһим ярдәм – күзне кабакларны киң ачып, бүлмә температурасындагы агып торган су белән кимендә 15–20 минут дәвамында яхшылап юдыру. Бу очракта суның күп булуы һәм юдыруның тиз башлануы аеруча мөһим.

Күзне ышкырга ярамый, чөнки бу җәрәхәтне тагын да көчәйтергә мөмкин. Шулай ук сода, серкә кебек «халык чаралары»н кулланырга да киңәш ителми, чөнки алар өстәмә химик пешүгә китерергә мөмкин.

Белгеч билгеләп үткәнчә, куркыныч төркеменә үләннәр белән уйнаучы балалар, чүп үләннәрен перчаткасыз утаучы бакчачылар һәм кыр чәчәкләре бәйләме җыярга яратучылар керә. Үз вакытында су белән юдыру күп очракта күзне саклап калырга ярдәм итә, ә дөрес булмаган гамәлләр хәлне тагын да катлауландыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар