Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзеннән суалчаннар төшә». Бер ир-атның күзеннән 35 чебен личинкасы чыккан

news_top_970_100

Дагыстанда яшәүче ир-атның күзеннән табиблар 35 чебен личинкасы (опарыш) алган. Алар күзнең бер өлешен ашаган. Республика офтальмология хастаханәсе табиблары ир-атның күзен күрә торган итеп саклап кала алган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хастаханә Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, табиблар ир-атның күзеннән суалчаннар төшүен күреп ала һәм Республика офтальмология хастаханәсенә җибәрә. «Биредә табиблар бригадасы ир-атның күзеннән 35ләп опарыш чыгара», – диелә хәбәрдә.

55 яшьлек бу ир-атның билгеле бер яши торган урыны юк. Аны хастаханәгә «ашыгыч ярдәм» китерә. Шуннан соң офтальмология үзәгенә озаталар.

«Чебен личинкалары 4 тән 12 мм га кадәр зурлыкта, алар күзнең мөгезен катламын, лайлалы тышчаның өске өлешен «ашап ята» диярлек. Анестезия ясап, без аларны күздән алдык, аннары органны инфекцияләргә каршы эшкәрттек», – дигән бүлек җитәкчесе Наида Гойтиева.

Табиблар ир-атның күзен саклап калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100