Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күземне ачсам, аягымнан төтен чыга». 35 мең вольт ток суккан ир-егет исән калган

news_top_970_100
«Күземне ачсам, аягымнан төтен чыга». 35 мең вольт ток суккан ир-егет исән калган
"Татар-информ" архивы

Камчаткада 35 мең вольт зурлыгындагы ток суккан вахтачы ир-ат исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Евгений 2022 елның 17 сентябрендә гадәти эш көнендә була. Ул вахта ысулы белән альпинист булып эшли, үзе Уфада туып-үскән. Мильково бистәсенә командировкага электр тапшыру линияләрендә эшләргә килә. Җиһазларны тикшерә, инструктаж уза.

«Бер багананы буядык. Иптәшләрем төшке ашка чакырды, мин эшләргә булдым. Икенче корылмага менгәч, электр дугасы булды. Үзем дә аңламый калдым, кулыма китереп сукты, корылма аякка кадәр узды, мин страховкага эленеп калдым. Берничә секундка аңымны югалттым, күземне ачсам, аяктан төтен чыга», – ди ул.

Евгений янына хезмәттәше менә. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырган була инде. Ир-ат үткәргечкә тимәгән, корылма һава аша күчкән. Евгений шуңа исән калган булуы ихтимал. Үткәргечкә орынса, үлгән булыр иде. Евгенийның кулы имгәнә.

«Петропавловск-Камчатскийда кулга операция ясый торган белгеч булмавын әйттеләр. Кулым шеште, кисәргә туры киләчәк, диделәр. Мин көрәшергә булдым, Мәскәүгә барып җиттем, аннары Уфага. Биредә реконструктив пластика ясадылар. Хәзер реабилитациягә йөрим. Барысы 400 мең сумга төште. Бармакларым әле дә бөгелми, берни тота алмыйм. Мин эшләгән компания производстводагы травма өчен җаваплылыкны өстенә алмады», – ди ул.

«КП» хәбәрчесе предприятие җитәкчесе белән аралашырга теләгән, тик җавап бирүче булмаган. Евгений сүзләренчә, аңа 22 мең сум гына биргәннәр.

«Акча сорап арыдым. Кимсетүдән туйдым, кешеләрдән ярдәм сораячакмын, дидем. Тик әлегә прокуратурага мөрәҗәгать итмәдем. Бөтен акча дәвалану өчен китә. Эшли алмыйм, дусларым, хатыным булыша», – ди ул.

Социаль челтәр кулланучылар исә «Евгенийга миллион сумнан артык түләгәннәр» дип яза. Евгений моның дөрес булмавын әйтә. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге сумма – компаниянең бөтен бригаданың командировкасы өчен чыгым. Алар Мильковога 2 айга килгән. Акча машина арендалауга, торакка, очышка киткән.

«Мин 38 вышканың 25ен берүзем буядым. 25нчесе фаҗигале булды. Хезмәт хакым 150 мең сум чыкты. Бу бит миллион түгел. Һәм бу – эш өчен түләү, ток суккан өчен түгел», – ди Евгений.

Хәзер ул тернәкләнергә тели. Кулына тагын бер операция кирәк, аннары кыйммәтле реабилитация курсы була. Шуңа күрә ул эш эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100