news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күземдә нидер йөри». Табибка килгән хатынның күзеннән тере суалчан алганнар

news_top

Омск Офтальмология хастаханәсенә килгән хатын-кызның күзендә паразит суалчан тапканнар. Бу турыда РИА Новости төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Хатын-кыз күз кабагы астында нидер селкенүен сизүен әйтә. Аны табиб‑офтальмолог карый һәм күз кабагы астында тере суалчан таба. Паразитны тиз арада күздән алалар.

«Табылган паразит — дирофилярия (Dirofilaria). Бу – йомры суалчан, дирофиляриоз китереп чыгара. Аны күпчелек очракта черкиләр тарата: зарарланган хайванны (эт, төлке, песи) тешләгәч, черки паразит личинкасын яңа хуҗага күчерә. Кеше организмына кергәч, личинка тән тиресе астыннан йөри, аннары көтелмәгән җирдә килеп чыга, мәсәлән, күздә», – диелә хәбәрдә.

Зур суалчан 15-18 см озынлыкка кадәр үсәргә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар