Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күземә яшьләр тулды, тагын сынды инде бу дип уйладым» – Иркә концертта бармагын имгәткән

news_top_970_100
«Күземә яшьләр тулды, тагын сынды инде бу дип уйладым» – Иркә концертта бармагын имгәткән
"Татар-информ" архивы

Иркә концертта инде моңа кадәр дә сынып төзәлгән кулының урта бармагын имгәткән. Артист җырлаган вакытта, аның бэк-вокалчысы Фидаил Вәлиуллин җайсызрак сикергән һәм аягы белән Иркәнең бармагына тиеп киткән. Иркә шешкән һәм канаган бармагы белән концерт куеп чыгуы хакында кызы Айсылуга сөйли. Видеоны «Зур баян» төркеме куйган.

«Концерт башланып, өченчеме, дүртенчеме җырда Фидаил сикерде. Аның сикерә торган гадәте бар бит инде. Мин кулымны суздым. «Әй!» – дип сикерде дә аягы белән китереп типте сынган кулыма. (Узган ел җәй көне Иркә Чаллыда кулын сындырган иде)

Үзем җырлавымны дәвам итәм, үзем сынган кулыма карыйм. Урта бармакның уртасы ике тапкырга зурайды һәм каный башлады. Әле ул бармагыма йөзек кигән идем. Шуның кадәр авыртты, күземә яшьләр тулды. Тагын сынды инде бу, дип уйладым. Егетләргә: «Лейкопластырь табыгыз», – дим. Тамашачыга, кулыма эләкте, дип кенә әйттем. Шул арада башымнан мең уй үтте. Кереп китимме икән, елыйммы икән, җырлыйммы икән, дим. Сайладым җырлауны.

Керүгә лейкопластырьләр әзерләп куйганнар иде. Боз алып кергәннәр. Тиз генә боз куйдык. Ул бармак шешеп, кап-кара булып чыкты. Йөзекне ничек салырмын, минәйтәм. Шул шеш аша йөзекне чыгардылар. Күземнән яшь ага. Үземә сәхнәгә «Ак калфак»ны җырларга чыгарга кирәк. Чыктым инде. Концерт буена селкетә дә алмадым кулымны. Юл буе әйберләр сөртеп, бозлар куеп кайттык. «Ушиб» булган. Хәзер бетте инде», – дип, барлык нечкәлекләренә бирелеп сөйләгән бу хакта Иркә.

Кызы Айсылу да: «Жәлләп куйдым. Бигрәк әйбәт итеп сөйләдең», – дип куя ахырдан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100