Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күземә яшьләр килде» – Чаллыдагы футбол матчында дулкынландыргыч вакыйга

news_top_970_100
«Күземә яшьләр килде» – Чаллыдагы футбол матчында дулкынландыргыч вакыйга
социаль челтәрләр

Чаллыда «КАМАЗ» футбол командасының «Динамо» командасы (Махачкала шәһәре) белән уеныннан соң, җанатарлар арасында кыйммәтле призлар уйнатылган. Шул вакыт футбол кырында бик тә дулкынландыргыч вакыйга булган. Билет саны буенча велосипед откан җанатар үзенең бүләген барабанны әйләндереп торучы малайга бүләк иткән. Видеоны социаль челтәрләргә куйганнар. 

Таныш түгел ир-атның мондый адымына Рауль шакката. Малайның шатлыгы эченә сыймый, хисләрен тыеп тора алмыйча, елап ук җибәрә. 

«Мин нәрсә булганын да аңламыйча калдым. Сүзем юк. Мин бүген инде икенче тапкыр сөенәм. Мин үзем дә футболчы. Без бүген җиңдек һәм чемпион булып калдык. Бирегә бары тик яхшы матч карарга дип кенә килгән идем. Монда чыгаргач та шаккаттым, чүт аңымны югалтмадым. Ә хәзер велосипед та бүләк итәләр. Бик зур рәхмәт», – дип сөйләгән ул. 

«Бигрәк ихлас хисләр», «Бик матур гамәл. Ир-ат молодец», «Күземә яшьләр килде. Үземә велосипед бүләк иттеләрмени», «Бигрәк рәхмәтле бу малай», – дип комментарийлар калдырганнар әлеге видео астында.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100