Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзем маңгайга менде» – Әбри Хәбриевнең аккаунтына Президент язылган

news_top_970_100
«Күзем маңгайга менде» – Әбри Хәбриевнең аккаунтына Президент язылган
"Татар-информ" архивы

Әбри Хәбриевнең бу көннәрдә шатлыгы эченә сыймый. Беләсезме ни өчен? Чөнки юмористның социаль челтәрдәге аккаунтына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе язылган. 

«Кичә Күлледә концерт куеп кайтып керсәм, күзләр маңгайга менде. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич миңа язылган. Мин әйтәм, 1 апрель дә узып китте бугай инде. Нидер бу, белмим… Тик , урыс әйтмешли, «щертовски приятно, щерт побери. Озаккадырмы, белмим. Шулай да рәхмәт сезгә, Рөстәм абый», – дип язган ул. 

«Оһо», – дип гаҗәпләнгән бу яңалыкка җыры Нурзадә. «Вәт уңыш бу. Син, Әбри, бик талантлы артист шул», «Сәхифәсендәге 69 кешенең берсе син булгач шәп инде бу. Мин синең өчен шат, брат», – дип комментарийлар калдырган башка виртуаль дуслары да. 

«Цензура булмасын дип күзәтеп торачак», «Бетте, брат, син хәзер «под колпаком»,- дип шаяртучылар да табылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100